news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Печән чабып йөргән ике ирне яшен суккан: берсе һәлак, икенчесе хастаханәдә

Фаҗига күрше Башкортстанда булган.

news_top
Печән чабып йөргән ике ирне яшен суккан: берсе һәлак, икенчесе хастаханәдә
Башкортстанның Яңа Балакатай районында фаҗига булган: печән чабып йөргән ике ир-атны яшен суккан - берсе һәлак, икенчесе хастаханәдә.

Һәлак булган ир-ат Атарша авылы кешесе, дип яза Newinform сайты. Мәгълүмат район администрациясендә расланган.

Фаҗига 8 август көнне көндез булган. Печән чапкан ир-атка электр заряды эләккән, алган җәрәхәтләрдән ул урында ук җан биргән. Яшен суккан урыннан ерак булмаган тагын бер ир-атка медицина ярдәме кирәк булган. Аның җәрәхәтләре турында мәгълүмат юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар