news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Печән белән бүрәнә төялгән ат арбасына машина бәрелеп, ир-ат һәлак булган

41 яшьлек ир-ат "Нива" машинасында бара торган булган.

news_top
Печән белән бүрәнә төялгән ат арбасына машина бәрелеп, ир-ат һәлак булган
Башкортстанда Илеш районында юл һәлакәтендә 41 яшьлек ир-ат үлгән. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Юлда “Нива” автомобиле арбалы атка бәрелгән. 31 яшьлек машина йөртүче трассадан барган. Билгесез сәбәпләр аркасында, ул үзеннән алда бара торган ат арбасына бәрелгән. Арбага печән һәм бүрәнә төялгән булган.

Бәрелешүдән соң, бүрәнәләрнең берсе машинада утырган 41 яшьлек пассажирга килеп тигән. Имгәнгән ир-ат һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗиганең ничек килеп чыкканын ачыклау эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар