Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Печәнгә ут төрткән дә качкан». Нәни малай янып үлгән, ә аны урманнан эзләгәннәр

news_top_970_100
«Печәнгә ут төрткән дә качкан». Нәни малай янып үлгән, ә аны урманнан эзләгәннәр
https://sverdlovsk.sledcom.ru

Свердловск өлкәсенең Тугулым районының Ертанский авылында 3 яшьлек малай янгында һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге янгында күп балалы гаилә йорт-җирсез калган. Полиция белешмәсе буенча, сабый янгынны үзе ясаган булуы ихтимал. Сабыйның мәетен 21 майда хәрабәләрне актарганда табалар. Аңа кадәр 80 волонтер малайны урманнар буйлап эзләп йөри.

Соңрак ачыкланганча, 19 майда баланың ата-анасы Тугулымга китә, алар терлекләргә азык алырга бара. Гаиләдәге 5 бала 15 яшьлек олы абыйлары карамагында кала. Бу гаилә бер хисапта да тормый.

«Берничә бала сүзләренчә, 3 яшьлек кече малай урамда зажигалка тапкан, шуның белән уйнап йөргән, аннары ялгыш печәнгә ут төрткән һәм качып киткән. Малайны полиция, биредә яшәүчеләр, волонтерлар эзли. 21 майда иртән 6нчы яртылар тирәсендә малайның мәетен янгын хәрабәләре арасыннан табалар», – дигән полициядә.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Урында тикшерүчеләр эшли. Тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

Бала үлгән урында хәзер чәчәкләр һәм уенчыклар ята, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, баланы, куркып качкан дип уйлап, 2 көн эзлиләр. «Ул өй эчендә янып үлгән. Хәрабәләр астында күмепеп калган, шуңа күрә озак таба алмаганнар», – дип сөйләгән авыл халкы. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100