news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Печәнгә дип чыгып киткән ир-ат машинасында янып үлгән

news_top
Печәнгә дип чыгып киткән ир-ат машинасында янып үлгән
Башкртстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда печәнгә дип чыгып киткән ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Күгәрчен районының Зирекле авылы янында янган «Рено Логан» машинасы табылган. Бу турыда Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткән.

Авыл халкы утны сүндергән. Шуннан соң 1957 елда туган ир-ат мәетен тапканнар, ул машина хуҗасы булып чыккан.

Туганнары сүзләренчә, ир-ат печәнгә киткән булган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар