news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете тапканнар

news_top
Печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете тапканнар
Фото: https://t.me/su_skr56

Оренбург өлкәсендә печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете табылган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига 21 сентябрьдә кич белән Аниховка авылында булган. Биредә шәхси йорт хуҗалыгында печән яна.

«Печән кибәненә ут капкан. Янгын сүндергәндә, шул урында 11 һәм 13 яшьлек ике бала мәете табылды», – дигәннәр ведомствода.

Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар