Печән чапканда биеп, 10 ел элек «танцор диско» булып танылган Самат абыйны тапканнар
Моннан 10 еллап элек интернет киңлекләрендә печән чабып йөргән түбәтәйле бер ир-атның бик дәртле итеп биегән видеосы таралган иде. Зыянчура районының Башкорт Үргене авылыннан Самат Азнабаевның бу язмасы әллә никадәр карау, лайк, комментарийлар җыеп, Башкортстанның «танцор дискосы» булып танылды. Ул хәтта Мәскәүдә Андрей Малаховның телетапшыруында да катнашып кайтты.
Бүген биюче Самат абый ни эшләп йөри соң? Аның хәлләрен «Башкортстан» газетасы белешкән.
Интернет челтәрендә дуслары, танышлары әйтүенчә, бу видеога чынлап та быел 10 ел булган. «Хәзер аңа 51 яшь тулды. Исәнголда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләп йөри. Һаман да дәртле, тик бу видеодагы биюен үзе дә кабатлый алмый», – дип сөйләгән газетага аның Марат Хәлилов исемле танышы.
«Саматны җырчы Рөстәм Гыйззтуллин үзе белән гастрольләргә дә чакырган булган. Тик Зиянчура биючесе ризалашмыйча, тәкъдимнән баш тарта. Зиянчуралар аның яшь чактан оста биюен беләләр. Менә дигән эшче, биюче булуы белән беррәттән, Самат – күпбалалы гаилә башлыгы да. Ул хәзер 6 бала әтисе», – дип тә хәбәр итә газета.
Инде ничә еллар узса да, әлеге видеоны беренче тапкыр күрүчеләр дә табылган. «Ут ир-ат бу», «Башына эссе сукканмы икән әллә?», «Индия отдыхает», – дип комментарийлар язалар алар.
«Айныкмы икән ул?» – дип тә шикләнгән берсе. «Исерек булса, хәрәкәтләрендә буталып бетәр иде. Авып китәр иде, шулай бит? Дөресен әйткәндә, исерекме ул, айныкмы, нинди аермасы бар? Иң мөһиме – видеода абзый безгә рәхәтләнеп биегәнен күрсәтә», – дип яклаганнар биючене.
«Нигә кабатлап бии алмый икән?» – дип аптыраучы да булган.
Самат абыйның дәртле биюен сезнең дә исегезгә төшерәбез.