news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Печән чабарга чыккан 20 яшьлек кызны ерткыч хайван ботарлаган

news_top

Һиндстандагы Ванарвади авылында басуга үлән чабарга чыккан 20 яшьлек кызга леопард һөҗүм иткән, кыз һәлак булган. Бу хакта «The Times of India» хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ,

Төбәк урман идарәсе мәгълүматлары буенча, Паял Чаван исемле кыз үлән чапкан вакытта аның артыннан леопард ташлана. Ерткыч кызны берничә метр өстерәп алып китә. Кычкырган тавышлар ишетеп, кызның туганнары урамга йөгереп чыга һәм ерткычны куркыта, ул урманга кача.

Паялны хастаханәгә китерәләр, ләкин бик күп кан югалту аркасында ул үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар