Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Печән базары - 2022»: «Бу – уникаль проект»

Быелгы «Печән базары»на «Интертат»тан күзәтү.

news_top_970_100
«Печән базары - 2022»: «Бу – уникаль проект»

«Печән базары» ел саен милли бизәкле үзенчәлекле әйберләр сатып алырга мөмкинлек бирә, милли брендларны бер урында җыя. «Печән базары»на килеп керүгә, ярминкәсен карап чыктым.

Программа буенча «Печән базары» эшчәнлеге уникедә башланырга тиеш иде, әле ярый унике тулганчы ук килеп, ярминкәдә сатучылар белән аралашып алдым, төштән соң һәр сату өстәле янында диярлек аларның товарлары белән кызыксынучы кешеләр җыелып торды. Унынчы яртыларда лекцияләр һәм концерт тәмамлангач та, сатучылар китәргә ашыкмады, чөнки алучылар әле бар иде.

Әлеге фестивальгә килүчеләр калфаклар, түбәтәйләр, милли бизәкле киемнәрен киеп килә. Үзем дә өч-дүрт ел элек «Печән базары»ннан алган милли орнаментлы алкаларымны тагып килдем. Гадәттә татарлар матур киемнәрен Сабантуйга киеп чыга, бу фестивальдәге халык Сабантуйдагыдан да матуррак күренде.

«Печән базары» ярминкәсе: калфаклар

Матур калфакларны шунда ук сатып алып киеп була иде. Гөлшат Нотфуллина кызы Айсылу белән калфакларны «Печән базары»нда гына сата, махсус әлеге фестиваль өчен әзерләнәләр. Гөлшат ханым якынча өч ел дәвамында калфак чигү белән шөгыльләнгәнен әйтте. Ул үзе тегүче, әнисе дә, әбисе дә тегүче булган. Узган елны «Печән базары» фестивале ике көн дәвам иткәнгә, калфаклар күп сатылган, илледән артыгын алганнар.

Калфаклар янында сумкалар да бар иде. «Аларын тегәргә читен булды, бүтән эшләмим. Аны белеп башларга кирәк, мин болай гына, эксперимент рәвешендә башлаган идем», - диде Гөлшат.

Калфак бәяләре алты йөздән ике меңгә кадәр. Аларның төрле формадагылары бар иде. «Монысын эшләр өчен Айсылу белән музейга кереп карадык. Узган елны бер музей эшчесе килеп элеккегечә эшләнгән калфаклар юк диде. Ул икенче төрле, үзе турыпочмак кебек, ә артында терәк булырга тиеш икән, ансыз башта тормый. Түгәрәкне эшләве ансатрак», - дип аңлатты калфак чигүче.

Шулай ук алар Айсылу белән бергә сәйләннән эшләгән йөзек, беләзек һәм муенсаларын да сатуга куйган иде.

 

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Һөнәри «яну»дан саклый торган кул эше

Ярминкәдә сатучылар арасында үземнең университеттагы укытучымны да күрдем. Ләйлә Мөхәммәтҗанова милли бизәкле футболкалар һәм шопперлар сата иде (шоппер – тукымадан ясалган зур сумка, shop – инглизчәдән кибет, ягъни шопперны икенче төрле кибеткә йөрү сумкасы дип аңларга була).

Ләйлә Мөхәммәтҗанова орнаментлы футболкалар һәм сумкалар ясау белән 2021 елның февраленнән алып шөгыльләнә башлаган. Әлегә үзенең кибете булмавын, социаль челтәр аша һәм «Печән базары»нда сатканын, әлеге эшчәнлекнең төп кереме «Печән базары»ннан икәнен әйтте.

Технологиясе болай. Рәсемне алдан картон кәгазьдән ясалган трафаретлар ярдәмендә тукыма өчен махсус акрил буяу белән төшерәсе, аннан соң үтүклисе. Ул футболкаларның йөз процент киҗе-мамыктан булганнарын сатып алган, чөнки синтетикада төшерелгән рәсем тормый.

«Бу төп һөнәр түгел, күңел өчен. Педагогик юнәлештән китмәдем, ләкин университеттан эштән киттем. Без хәзер үзебезнең балалар үзәген ачтык», - диде Ләйлә Мөхәммәтҗанова.

 

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Күп педагоглар һөнәри «яну» кичерә диләр, шушындый шөгыльләр укытучы кешене әлеге «яну»дан саклап кала аламы икәнен сораштым.

«Әйе, саклап кала ала, чөнки бу эш көчне алмый, киресенчә, энергия бирә», - диде ул.

«Татар теленә, татар мәдәниятенә мәхәббәт әнидән килә, ул татар теле укытучысы иде», - дип аңлатты ул үзенең милли бизәкләр ясауга тартылуын.

«Хәзер шамаилләрне дә карап, нәрсә язылганын белеп алырга кирәк»

Әле бу юнәлештә 2-3 ел гына эшләүчеләрнең сату өстәлләре кечерәк булса, Дамир Хәйретдинов биләп алган территория түбәтәй, калфак һәм киемнәр белән тулып тора иде, чөнки бу аның төп һөнәре. Бу өлкәдә Дамир Хәйретдинов улы Булат Хәйретдинов белән бергә эшли. Казан үзәгендә кибетләре бар.

«Туксанынчы елларда эш киемнәре тегә идем, хәзер менә милли киемгә күчтек, халыкны әзрәк үзебезнең киемне киеп йөрергә өйрәтергә кирәк», - диде Дамир Хәйретдинов.

Милли киемне тегүе эш киемнәрен тегүгә караганда рәхәтрәк, ди.

 

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Аның янында торганда бер ханым тәсбих сатып алырга теләп килде. Алар кибетче белән сөйләшеп китте, һәм әлеге ханым «Хәзер шамаилләрне дә карап, нәрсә язылганын белеп алырга кирәк, чөнки әллә нәрсәләр язып куя алалар», - диде. Уйга калдым. Ерак түгел урнашкан өстәлдә Айгөл Латыйпова шамаилләр сата иде. Бу хакта аннан да сораштым.

«Шамаилләрдә алдалап язарга мөмкиннәр дигәнне ишеткән бар, тик мин белгән кешегә ясатам. Лазер белән киселгән язуларны гарәпчә укый белгән кешегә тикшерергә җибәрәм. Соңыннан текстның тәрҗемәсен сатып алучыга да биреп җибәрәм», - диде ул. Айгөл Латыйпова үзе шамаилләрнең фонын ясый. Ул аны акрил һәм эпоксид сумаладан эшли. «Рәсемен алдан уйлап булмый, һәрберсе үзенчәлекле килеп чыга», - дип аңлатты ул әлеге материаллар белән эшләү нәтиҗәсен.

 

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Татарча уеннар: «Хатын-кыз баласын биш яше тулганчы тәрбияләсен»

Ярминкәдә татар уенчыкларын сатучылар да бар иде. Әлеге сату өстәлендә төрле пазллар, лото, шакмаклар, китаплар урын алган иде.

Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов оныкларына китап алып тора иде. «Пенсия акчам да жәл түгел», - дип, шатланып алды ул оныкларына бүләкне.

Рәүф абый уен тышлыкларында татарча язылган кайбер язмалар буенча сатучыларга киңәшләрен дә бирде. «Менә болай язылса, яхшырак булыр иде, турыдан-туры русчадан тәрҗемә ясамагыз», - дип аңлатты ул.

«Мондый татар уеннары бик кирәк. Аларның булуы телнең, татарның яшәешен күрсәтә», - ди Аксакаллар шурасы рәисе. Рәүф абый әлеге уеннарның әһәмиятен балаларның биш яшькә кадәр бар нәрсәне дә отып алганнарына бәйләп аңлатты. Иң кече оныгының хәреф танымаган килеш, рәсемгә карап, шул рәсем турындагы шигырьләрне күңеленнән сөйләгән. «Касыйм бабай исе китеп бу хакта сөйләгән булган. Оныгын китергәннәр дә, аңа калдырып киткәннәр, бабайның намаз вакыты җиткән, ул оныгын диванга утыртып куйган да, намаз укыган. Дога кылып бетергәч, оныгы доганың бер сүзен дә бутамыйча күңелдән әйтеп биргән. Ни дәрәҗәдәге мөмкинлекне халык югалта, ашарына бар икән, хатын-кыз баласын биш яше тулганчы тәрбияләсен, ул вакытта исән калабыз», - дип сөйләде Рәүф абый.

Рәүф Ибраһимов «Печән базары»н оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Татар бизәкләрен башка милләт вәкилләре дә яратып кул эшләрендә куллана

Татар орнментлары арасында башкалардан аерылып торган орнамент төшерелгән кызыл шопперга күзем төште. Сатучысы моның керәшен орнаменты булуын аңлатты.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

«Узган елны Печән базары»нда минем янга керәшеннәр килеп, аларның орнаментлары белән дә берәр нәрсә ясарга сорады», - ди бу хакта Наталья Гыймадиева.

Ул үзе рус, ә ире татар. «Ирем кайчандыр бүләккә тегү машинасы биргән иде, минем бик тә тегәргә өйрәнәсем килде, шуңа күрә техникумга укырга кердем. Казан халык һөнәрчелеге техникумы директоры Раушания Сәүбәнова белән таныштым, ул миңа костюмерга укырга тәкъдим итте. Аларның чигүчеләре шундый матур әйберләр эшләгәнен күреп, татар орнаментына, чигүгә гашыйк булдым», - ди Наталья.

«Өч ел элек үзем генә шөгыльләнә башлаган идем, ә хәзер сорау арткач, команда тупладым, ателье ачтык. Шушы орнаментлы сумкаларны эшли башлагач, болар белән театрга гына йөреп буладыр инде дия иделәр, ә хәзер урамда да күпләр шундый сумкалар белән йөри. Мин дә үзебезнең киемнәрдән йөрим. Хәзер бу төп һөнәрем, эшемне яратам.

Эшли башлаганда керем турында уйламадым, иҗат итәргә генә теләдем. Мин гаиләм белән бик еш сәяхәт итәм һәм һәрвакыт кайсы республика яки илгә барсам да, кешеләр ниндидер үз әйберләрен киеп йөргәнен күрәм. Безнең буын да мәдәниятне белсен, аңа хөрмәт белән карасын дип бу эш белән шөгыльләнә башладым. Башка милләт вәкилләре дә кызыксына. Әйбер матур эшләнгән икән, ни өчен аны кимәскә ди. Кулдан ясалган әйберләрдә яхшы энергетика була», - дип сөйләде Наталья Гыймадиева.

Фото: © Гөлия Хәсбиуллина

Өстәл арендасы

Сату өстәлләрендә түгел, ә каршыдагы эскәмияләрдә сатып утыручы да бар иде. «Өстәл арендасы өчен түләр акчам юк», - дип аңлатты ул.

Бәяләрне өстәлне арендалаучыларның үзләреннән сораштым. Бер өстәл – алты мең. Оештыручылар сатучыларга бер өстәлне ике сатучыга бүләргә рөхсәт иткән, товарлары бик күп булмаучылар шулай эшләгән дә.

«Печән базары» тарихчы күзлегеннән: «Танышларны күрер өчен килдем»

Тарих фәннәре кандидаты, Казан кооператив институты доценты Рәшид Амишов та өстәл арендасы турында үз фикерен әйтте. «Сатучылар күбрәк чыксын өчен, аренда бәясен әзрәк куйсалар иде», - ди ул. Рәшид Амишов дин галиме Нургали Хәсәнов турында язылган китапларын алып килгән. «Өстәлне арендага алган бер кешегә әйткән идем, ул шатланып алды, китапларны сатарга булды», - ди тарихчы.

Үзе дә «Печән базары»ннан кул белән эшләнгән әйберләр һәм электрон әлифба алган булган. «Яхшы һәм уникаль әйберләр күп монда», - диде ул ярминкә турында.

«Печән базары» – бик күңелле, матур чара. Безнең татар халкы бай мәдәнияткә ия, аны күрсәтергә шушындый чаралар бик кирәк. Мондый типтагы чараларны күбрәк оештырып була. Ул татарның үзаңын арттыра, туристлар өчен дә бик күңелле. Ул халыкны тәрбияли, матур әйберләр күргән кеше, матур эшләр эшли, ә монда матурлык бик күп. Монда лекция дә, ярминкә дә бар, мин күбрәк танышларны күрер өчен килдем», - диде Рәшид Амишов.

Лекторий

«Печән базары» фестивалендә төрле лекцияләр һәм дискуссияләр булды.

«Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?» темасына әңгәмәсендә яңгыраган кайбер фикерләр.

Шулай ук «Онытылган/оныттырылган шәхесләр: әдәбият, журналистика, фән» әңгәмә-лекция, «Ислам & Милләт» темасына сорау-җавап форматындагы әңгәмә, Идел буе һәм ислам: дин кабул итү турында 4 кыйсса» лекциясе оештырылды.

Иң соңыннан «Ничек җыр язарга» мини-лабораториясе узды. Шагыйрә, ОММАЖ төркеме җырлары авторы Зөләйха Камалова һәм музыкант Fauzia җыр язу үзенчәлекләрен сөйләде. Мәсәлән, Зөләйха Камалова җырларда рифма булмаска да мөмкин икәнен әйтте, тамчы-камчы, сөю-көю кебек примитив рифмалы җырлар язарга ярамый дип аңлатты.

Фәтхулла хәзрәт

Кариев театры артистлары театраль променад күрсәтте. Алар Фәтхулла хәзрәтнең уянып хәзерге Казан белән танышуын сурәтләде. Хәзрәтне уятучы һәм Казан буйлап йөртүче яшьләр: Марат – альтернатив җырчы, Милана – десижн мейкер, Аделина – коуч.

Фото: © Абдул Фархан

Театраль променад өч тапкыр кабатланды, тамашачылар бер сәгать дәвамында Фәтхулла хәзрәт белән Казанның үзәк урамнары буйлап йөрде. Променад дәвамында Фәтхулла хәзрәтнең заманча сүзләрне аңламавы, ә яшьләрнең элекке татар сүзләрен белмәве шаян формада күрсәтелде. Ахырдан тамашачыларга кечкенә генә татар сүзлеге таратылды.

Үзегезне тикшереп карый аласыз, мәсәлән, җәсүр, санки, мөкәммәл, нифак, хөррә, монтазам сүзләрен беләсезме?

  • Җәсүр – батыр; санки – әйтерсең лә,гүя; мөкәммәл – төгәл, нифак – икейөзлелек; хөррә – ирекле; монтазам – тәртипле.

Фәтхулла хәзрәт Марат белән рэп та чыгарды, веганнар өчен махсус итсез өчпочмак та ашады, музыкаль пластинка да сатып алды.

Рәдиф Кашапов сатучы ролен башкарды һәм хәзрәткә «Зәңгәр күз» көе яңгыраган пластинканы бер сумга сатып бирде. Хәзрәтнең үз акчасы булмаганлыктан, тамашачылардан сорады, алар бер сум гына аз булыр дип, тагын бераз өстәп тә җибәрде. Милли ризыклар белән чәй эчәргә утырган Фәтхулла хәзрәт сөйләшә-сөйләшә кызып китеп, ялгыш Рәдиф Кашаповның пластинкасын да ватып җибәрде.

 

Фото: © Абдул Фархан

Променадта Фатих Әмирханның хәзерге смартфоннарның килеп чыгасын фаразлаганын да искә төшерделәр. Фатих Әмирхан әсәрендә Фәтхулла хәзрәт кебекләрдән көлсә, Печән базарындагы хәзрәт позитив герой булып чыкты. Ул яшьләрне үз итте, аларның яңалыкка омтылуын кабул итте. «Без барыбыз да төрлелеләр, әмма менә нигәдер ошыйсыз сез миңа, гөнаһ шомлыклары», - ди Фәтхулла хәзрәт.

«Ә бәлки без барыбыз да бер телдә сөйләшкәнгә күрәдер», - дип җавап кайтарды Марат.

Рольләрдә: Фәтхулла хәзрәт – Фернат Насыйбуллин, Марат – Булат Гатауллин, Милана – Альбина Гайзуллина, Аделина – Алсу Шакирова.

Театраль променад идея авторы – Рәдиф Кашапов.

«Халык бик әйбәт кабул итә, бер сәгать буе җәяүләп сәяхәт итәбез, шуңа карамастан, халык безгә ияреп йөри. Киләчәктә дә бу проектны дәвам итсәк әйбәт булыр иде, хәтта мәктәп программаларына кертергә була дип уйлап торам әле», - диде променад турында Альбина Гайзуллина.

«Безнең берничә ел дәвамында иммерсив спектакль булды, гел кабатланып булмый бит инде, шуңа быел променад ясарга булдык, чөнки мин экскурсияләр ясап арыдым. Фәтхулла хәзрәт бик кызык персонаж, ләкин тискәре. Без аны позитиврак ясадык, һәм монда буыннар, тел проблемасы күтәрелә. Минем өчен дә бу автор һәм актер буларак тәҗрибә булды», - диде Рәдиф Кашапов.

«Печән базары»нда кино

Рәдиф Кашапов «Печән базары»н оештыручы да. Шуңа күрә «Печән базары»нда кич белән күрсәтелгән фильмнар турында да аннан сораштым. Алар Ильяс Гафаров белән бергә төшергән фильмны да тәкъдим итте. Фильм Финляндия татарлары турында иде.

«Без әлегә бу фильмны яхшыртабыз һәм Алла бирсә, соңгы вариантын Мөселман кинофестивалендә конкурстан тыш күрсәтербез», - диде Рәдиф Кашапов әлеге фильм турында.

«Минем дустым Juna төркеменнән Ания Фәйзрахманова «Абау» студиясендә эшли, алар шушындый роликлар чыгара башлады, мин моны күбрәк кеше күрсен дип теләдем. «Берүзе» фильмында Кытай проблемасы бар, без сәяси фестиваль булмасак та, ачык рәвештә үз позициябезне белдерәбез», - дип аңлатты ул күрсәтелгән видеоларның сайланышын.

Беренче кино итеп Булат Минкинның «Берүзе» документаль фильмы күрсәтелде. Фильм Кытайда унсигез ел ялгыз камерада утырып чыккан Наил Габитов турында булды. Наил Габитовның авыр тормыш тарихы бик тетрәндергеч, ул төрмәдәге авырлыклары турында сөйли, пычракта, ачлыкта үткәргән унсигез ел турында. Унсигез елдан соң Кытай төрмәсеннән исән чыккач ул өйләнгән һәм хатыны янына Австралиягә күченгән. Ул үзе белән бер вакытта төрмәдә утыручылар арасында анна исән чыга алмаучыларны искә ала. Үзе камерада көн дә намаз укыганын һәм иртән зарядка ясаганын сөйли.

Наил Габитов табигатьтә язлар төрле булган кебек, кеше тормышларының язлары да төрле икәнен әйтә. Үзенең язы буранлы булса да, көзе тыныч булуына сөенгәнен аңлата. «46 яшьтә өйләндем, ике балалы булдым», - дип сөенә ул документаль фильмда. Шулай ук ул улын татар кызына өйләндерергә, ә кызын татар егетенә бирергә теләвен әйтә.

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына килүчеләр дә «Печән базары»нда кунак булды. Фильм тәмамлангач, әлеге съезд делегациясе белән килүче Ришат абый Наил Габитов белән таныш булуын әйтте. Ришат абый да Наил Габитов кебек Кытайда туып үскән.

«2007 елда ул Кытайга бер кайтты, Сабантуйда бергә булдык, аннан соң күрмәгән идем, хәзер күрдем, бик шат», - диде ул элекке танышын фильм аша булса да күрүенә сөенеп.

Ришат абый «Печән базары»на хатыны белән килгән иде. Алар хәзер Казанда яшиләр. Кытайга инде өч елдан артык кайтмаганнарын, анда бөтен туганнары калганын әйттеләр. «Кытайга кайтасы килә, законнар үзгәрсә, кайтырбыз», - диде алар хәзергә Кытай законнарының кырыс булуына ишарәләп. «Кытайда татарлар сибелеп яши, бер шәһәрдә түгел. Анда татарлар бик акыллы, татар булганыма бик шатланам, шундый акыллы, чибәр милләттән булганым белән горурланам. Анда безне бүтән милләтләр дә хөрмәт итә», - диде Ришат абый.

Аннан соң «Абау» видеоларын күрсәттеләр. Анимацион видеоларда Марсель Сәлимҗанов, Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин, Илһам Шакиров, Фатих Кәрим, Фатиха Аитова һәм Әскәр Шейх-Али турында сөйләнде.

Иң соңыннан Финляндия татарлары турында «Туңган як: Суоми» фильмы күрсәтелде. Финляндия татарлары тарих, тел, гаилә, дин, музыка һәм өметләре турында сөйләде. Алар өйдә татарча сөйләшкәннәрен әйтә, телне саклап калу серен шулай аңлата. Фильмда күрсәтелгән катнаш гаиләдә үскән балалар да татарча сөйләште. Музыкант Дәниз Бәдретдин «Өйдә татарча сөйләшәбез, шуның өчен телне онытмыйбыз, башка рецепт юк дип уйлыйм», - ди фильмда.

Дәниз Бәдретдин үзе дә «Печән базары»нда иде. «Без бу фильмны берничә тапкыр Төркиядә күрсәттек, ә Казанда әлегә юк, бу премьера», - дип аңлатты ул. Рәдиф Кашапов Дәнизнең 70 яшендә дүртенче баласы туганын әйтеп сөендерде. 

Финляндия татары Дәниз Бәдретдин дә фильмны «Печән базары»нда беренче тапкыр карады. «Фильмның башка геройларының фикерләрен ишетергә кызык иде. Яхшы эш эшләгәннәр. Мин конгресс съездына килдем һәм тагын Super Tatar, KGB төркемнәре белән җыр яздырырга тырышабыз. 30 августта TatCultFestта KGB төркеменең утыз еллыгына концерт булуы көтелә», - диде ул.

«Печән базары бик ошады, өметем тагын да үсте. Беренче тапкыр минем күз алдымда төрле музыка башкарыла. Аста сәхнәдә заманча музыка, өстә абый-апалар безнең традиция буенча бии. Менә шулай, барысына да мөмкинлек бирергә кирәк», - диде ул.

«Печән базары» һәркем өчен

Чыннан да, Печән базарында бөтен буынга да күңелле булгандыр. Олырак яшьтәге төрле ансамбль вәкилләре гармунда уйнап җырлаштылар, вальс әйләнделәр. Балалар остаханәләрдә кул эшләренә өйрәнде.

«Печән базары»нда концерт та оештырылды, беренче чыгышны Alpar этно-төркеме Бисмилләдән башлады. Концертта этно-төркемнәр дә, альтернатив музыкантлар да, эстрада җырчылары да булды.

Буа дәүләт драма театрының җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Раил Садриев та конгресс съездына килүчеләр арасында бар иде. Ул «Печән базары»нда беренче тапкыр булуын әйтте.

«Бу чаралар даими булырга тиеш, бәйрәм саен «Печән базары» ачылырга тиеш. Бу – уникаль проект», - диде ул.

«Печән базары» ярминкәсендә Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны да очраттым. Ул улы белән килгән иде.

«Бик матур, Сөбханалла, бик ошый. Хатынга бүләк сайлыйбыз», - диде хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100