news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Патшаларча эремчек пирогы рецепты

Дөрес туклану сериясеннән "патшаларча ватрушка" рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Патшаларча эремчек пирогы рецепты
Камыр өчен: 130 г дөге оны, 2 йомырка сарысы, тәменчә фитпарад яки шикәр комы, 40 г сыер мае (бүлмә температурасыннан салкынрак булсын, суыткычтан яңа алынган). Ингредиентларны бергә кул белән изәбез, төерчекле камыр барлыкка килә. 

Эчлек өчен: 400 г эремчек, 2 йомырка агы, тәменчә фитпарад яки шикәр комы, лимон яки апельсин цедрасы өстәргә мөмкин Ингредиентларны бергә бутыйбыз. 

Табаны майлап, камырны сибәбез (әзрәген өстенә сибәргә калдырабыз), өстенә эремчекле массаны җәябез. 180 градустагы духовкада пешерәбез, вакыты төрлечә, бу таба киңлегенә дә, духовканың нинди булуына да карый. 

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар