news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Патшабикәләр" пирогы

Халык арасында аны "Королевская ватрушка" дип йөриләр.

news_top
"Патшабикәләр" пирогы
Камыр валчыгы өчен: 150 грамм атланмай яки маргарин, 100 грамм шикәр комы, чама белән он.


Эчлек өчен: 600 грамм эремчек, ярты стакан шикәр комы, 1 кап ванилин, 2 йомырка, 1 аш кашыгы манный ярмасы.


Йомшарган майны шикәр комы һәм он белән уарга. Атланмай белән тәмлерәк булачак.

Ингредиентларны бергә кушып, эчлек әзерләргә.

Үсемлек мае белән майланган табага валчык сибәргә, эчлек салырга һәм өстен янә валчык белән капларга.

180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар