news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Патологоанатомнар мәет эченә өч вуду курчагы тегеп куйган

news_top

Владивостокта судмедэкспертиза бюросының 2 хезмәткәре, мәетне мәсхәрәләгән өчен, суд каршында җавап тотачак. Бу хакта Приморье крае судларының матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Рен-ТВ».

«Сорау алу органнары версиясе нигезендә, судмедэкспертиза бюросы хезмәткәрләре үлгән кешенең мәетен мәсхәрәләүгә юнәлтелгән җинаятьчел килешү төзегән», – диелә хәбәрдә.

Хатын-кыз җинаятьтәше белән моргтагы мәет эченә балавыздан ясалган 3 сын салынган пакетны тыгып кую турында килешкән. Бу сыннарга кешеләрнең фотографияләре беркетелгән һәм энәләр кадалган булган. Курчакларның кул-аякларына баулар чорналган, пакетка шулай ук иероглифлар язылган өч пластина салынган.

Хатынның коллегасы мәетнең эченә сыннар салынган пакетны урнаштырган һәм ярган урынны тегеп куйган. Әмма мәетне бәлзәмләгән вакытта бу пакетны күреп алганнар.

Җинаятьчеләрнең гамәлләрен «мәрхүмнең истәлеген һәм аның туганнарын хөрмәт итмәү» дип бәяләгәннәр. «Үлгән кешеләрнең мәетләрен һәм алар җирләнгән урыннарны мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Судмедэкспертиза бюросының 2 хезмәткәренә карата гаепләү белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар