Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Патологоанатом, COVID-19 авыруыннан үлгән кеше мәетен яргач, нәрсә күрә?

Вирус бөтен органнарны һәм тукымаларны зарарлаган очракта, мәетне цинк табутка салып, тишекләрен ябыштырып куялар.

news_top_970_100
Патологоанатом, COVID-19 авыруыннан үлгән кеше мәетен яргач, нәрсә күрә?

Иркутск шәһәрендәге клиник хастаханәнең баш патологоанатомы Людмила Гришина коронавирусның кеше органнарына йогынтысы турында «Россия 1» каналы эфирында сөйләгән.

Ул вирусның төп һөҗүме үпкәләргә булуын әйтә. «Бик зур шеш барлыкка килә. Микроциркуляция бозыла, альвеолаларга кан сава. Бүген бер мәетне ярдык. Карап торышка сәламәт кеше кебек. Бавыр, йөрәге нормада. Ләкин һәр үпкәсе 1,5 кило авырлыкта иде. Ул өч атна авырган», — ди Гришина.

Кешенең үпкәләренең стандарт массасы 350 грамм чамасы. Коронавирус корбаннарында ул 2 килога кадәр зурая, күп очракта авыру үпкә артериясе тыгылуга китерә, ди Гришина.

Коронавирус вакытында үпкә артериясе кисәк кенә тыгыла. Шуның аркасында үпкәләргә һава керми. «Бу процесс тромбоэмболия дип атала. Биш минут эчендә кеше үләргә мөмкин. Бик авыр үлем. Кеше сулый алмый», — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, COVID-19 авыруыннан үлүчеләрнең күбесе илле яшьләрдә була. Соңгы арада яшьләр үлеме дә артып киткән. 

Патологоанатом коронавирус вакытында шулай ук башка органнар һәм тукымалар да зарарлануын әйтә. «Вирус башка тукымаларны һәм органнарны зарарлагач, полиорганик җитешсезлек була. Бу очракта туганнары мәрхүмне гадәти ысул белән җирли дә алмый. Моның белән махсус хезмәтләр шөгыльләнә. Мәрхүмне цинк табутка салып, ябыштырып куялар. Җеназага килүче туганнар саны да чикләнә», — дип аңлата морг хезмәткәре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100