Паста тешләрнең эмален саклый дигән сүз дөресме?
Галимнәр бер паста да тешнең эмален саклый алмый дигән нәтиҗә ясаган.
Швейцария һәм Бразилия белгечләре уздырган тикшеренүләр бер генә теш пастасы рекламасының да "эмальне эррозиядән саклый", "эмальне ныгыта", "тешләрнең сизгерлеген киметә" дип ышандыруы дөреслеккә туры килмәвен ачыклаган.
Галимнәр фикеренчә, теш пастасы ярдәмендә тешләрне бозылудан саклап булмый. Хәтта, киресенчә, артык чистарта дигән теш пасталары тешләрнең эмаль катламын бозуы билгеле булган.
"Татар-информ" агентлыгы чыгарган күзәтүдән аңлашылганча, эмаль катламын саклау өчен даими рәвештә стоматологка барырга, тешләр гигиенасын үтәргә, вакытында ашарга кирәк. Эмаль әче тирәлектә бозыла. Мондый тирәлекне сәнәгать масштабларында консервантлар кулланып ясалган ризык куллану китереп чыгара икән.
Теләсә кайсы теш пастасы авыз куышлыгындагы ризык калдыкларын бетерергә, тешләрне һәм уртларны зарарлы микроблардан чистартырга ярдәм итә.