
Россиядә яңа авиация җыемы барлыкка килә. Җыелган акчалар турыдан-туры аэродромнарны төзекләндерү фондына юнәлдереләчәк. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.
Яңалык 2026 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр гамәлдә була. Һәр пассажир өстәмә 150 сум түләргә тиеш. Шул ук вакытта түләүне авиакомпанияләр алачак.
Экспертлар фикеренчә, билет бәясенең артуы шау-шу тудырырга тиеш түгел, чөнки, мисал өчен, Мәскәүдән Санкт-Петербургка кадәр очыш өчен пассажир якынча 4 мең сум түли.
«4150 сум – бу кешене очудан туктатып кала торган сумма түгел», – ди Avia.ru порталының баш мөхәррире Роман Гусаров.
Моннан тыш, аэропортларны махсус төркемнәргә бүләләр. Аларның һәркайсыннан җыелган акчалар индивидуаль банк счетында сакланачак. Киләчәктә аларны аерым төркемдәге аэропортларның инфраструктурасын яхшырту өчен кулланырга рөхсәт итәләр, диелә хәбәрдә.