Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пассажир автобусы күпердән елгага төшкән: һәлак булучылар бар – видео

news_top_970_100
Пассажир автобусы күпердән елгага төшкән: һәлак булучылар бар – видео

Санкт-Петербургта пассажир автобусы Мойка елгасына төшеп киткән, дип хәбәр итә «База».

Видеодан аңлашылганча, автобус йөртүче ни сәбәпледер идарәне югалта, бинага бәрелә, аннары бер автомобильне бәрдерә, читкә борылып, күпер коймасын ватып, суга чума.

Автобус шәһәрнең 262нче маршруты буенча барган. Анда 20 кеше булган, дип фаразлыйлар. Беренче булып ярдәмгә шул тирәдә эшләүче төзүчеләр килгән. 1 кешенең һәлак булуы билгеле, 2 кешене реанимацияләргә тырышалар, 5 кеше госпитализацияләнгән. Автобуста барлыгы күпме кеше булганлыгы әлегә билгеле түгел.

«SHOT» язучынча, йөртүчене коткарганнар, ул авыр хәлдә хастаханәдә. «SHOT» фаразынча, йөртүче үзен начар хис итә башлаган – бинага бәрелгәнче үк ул каршы полосадан барган. «SHOT», 4 кеше аңында түгел, дип яза. Бу телеграм-канал фаразынча, автобуста барлыгы 20 кеше булган.

Автобустан барлык пассажирларны да чыгарып бетергәннәр, алар барлыгы 15 булган, кайберләре үзләре автобус түбәсенә чыга алган. «Юл йөрү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, ике яки күбрәк кешенең үлеменә сәбәпче булу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Автобус йөртүчене 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

14.36. Һәлак булучылар 2 кеше. Пассажирларның берсен коткарып кала алмаганнар, ул хастаханәдә үлгән.

15.03. Һәлак булучылар – 7 кеше. Үзләре автобус салоныннан чыга алмаган пассажирларны коткара алмаганнар.

16.26. «РИА Новости» 4 кеше һәлак булуын хәбәр итте. Автобусны йөртүче Раүматшох Курбонов Таҗикстаннан булган. Башта кондуктор булып эшләгән, аннары автомобиль йөрткән. 2022 елда автоһәлакәт урынын ташлап качкан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100