news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пассажир автобусы белән авариядә җиде кеше һәлак булган

news_top
Пассажир автобусы белән авариядә җиде кеше һәлак булган
Фото: https://stavropol.sledcom.ru

8 гыйнварда Новопавловск-Зольская-Пятигорск юлында Пятигорск бистәсе тирәсендә коточкыч авариядә 7 кеше һәлак була. Пассажирлар ташу буенча хезмәтләрне тиешенчә күрсәтмәү факты буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополь крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, пассажирлар ташый торган «Газель» автобусы, сул якка борылганда юл бирмичә, «КамАЗ» йөк машинасына бәрелә. «КамАЗ» каршы юлдан туры килә торган була.

Авариядә «Газель» йөртүчесе һәм 6 пассажир һәлак була. Калган пассажирларны, йөк машинасын йөртүчене хастаханәгә илткәннәр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, авария вакытында «Газель»дә 7 пассажир һәм йөртүче була. Соңрак төбәк губернаторы Владимир Владимиров сүзләренчә, авариядә 4 кеше имгәнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар