Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паспортын яндырган блогер кызны 1 елга утыртырга мөмкиннәр

news_top_970_100
Паспортын яндырган блогер кызны 1 елга утыртырга мөмкиннәр
Фото: блогерның социаль челтәреннән

Яңа ел бәйрәм иткәндә, Брянск төнге клубында 22 яшьлек блогер кыз Евгения Хоффман «шоу» оештыра – паспортын яндыра. Аның исерек баштан, бик ачык киемнән эшләгән бу кыланмышын бер төркем яшьләр карап тора, кайберсе сүгенеп хуплый, кайберсе видеога төшерә, кайберсе көлеп тора – берсе дә туктатмый.

Аннары блогер кыз Россияне яратуын, ә паспортын андагы «ямьсез фотосы өчен» яндырганын әйтә. Бераздан ул паспорты иске булуын әйтә, әмма чынлыкта паспорт 2021 елда бирелгән булып чыга.

Полиция блогершаны кулга ала һәм тикшерү изоляторына утырта. Блогерны Россия символларын хурлауда гаеплиләр, бу маддә буенча аны 1 елга колониягә утыртырга мөмкиннәр.

Хоффман үзе «мине хурлап язучылар махсус операциядә түгел» дип язган.

Күптән түгел генә Шарлотт псевдонимлы җырчы да кулга алынган иде. Ул махсус операция башлангач чит илгә китә һәм анда паспортын яндыра. Хәзер ул тикшерү изоляторында утыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100