Август башларында микән, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга кердем мин. Укулар 1 сентябрьдә башланачак. Ә миңа, беләсезме, шушы «олимпка» күтәрелеп яшәр-укыр өчен, паспорт юнәтергә кирәк. Иң элек авыл советына кереп, нинди документлар кирәклеген белешәм. Иң читене һәм тиз генә кулдан килмәстәе – кечерәк кенә фотосурәтем кирәк булачак икән. Авылыбызда гына фотограф-фәлән юк, кәртечкәгә төшү өчен, район үзәге Сабага тикле барырга кирәк. Транспорт юк диярлек, 30-40 чакрым араны урап кайтасы бар бит әле. Ә теге фото дигәнең ничә көннән соң әзер булачак – белгән юк. Вакыт бик тар. Һәрхәлдә, минем үз вакытында паспортка ия булуым кыл өстендә эленеп тора!
Фантазиямне эшкә җигә торгач, ныклы бер карарга килдем бит, менәтерә. Бер тартмада миннән 4 яшькә иртәрәк туган бертуган абыем Җәүдәтнең кайдадыр укытучы таныклыгына төшкән әзер фотосы саклана иде. Күрше-тирәләрнең «бер-берегезгә тәмам охшагансыз» дигән сүзләре шушы адымга этәрде мине. Ә нигә әле әзер фотодан файдаланмаска?.. Документларымны төйнәдем дә киттем район үзәгенә! Берни сизмәде анда эшләүче апалар, 2 көннән соң кулыма шытырдап торган өр-яңа паспорт тоттырдылар.
Шулай итеп, университетка укырга дип аяк басканда, мин СССРның тулы хокуклы гражданины идем инде. Ышанасызмы, студент чагында 5 ел буе «абыйлы» паспортым белән укыдым, яшәдем, тулай торакта кайнадым. Ул чакларда «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газетасында чыккан шигырь яисә хикәяләрем өчен, шул паспортны күрсәтеп, гонорар ала идем. Шик белдерүче күренмәде, фотосурәткә ныклап күз салучы булмагандыр, күрәсең.
Ни кызганыч, Җәүдәт абыемның гомере генә фаҗига белән тәмамланды. Хәрби очучы буларак, вертолеты белән Россия күгендә янып һәлак булды ул. Аңа нибары 24 яшь тирәсе иде... Сугыштан сул кулын югалтып кайткан фронтовик әтием бу югалтуны бик авыр кичерде, саташу зәхмәтенә дучар булып, бер мәлне хәтта психбольницада да ятып чыкты. Шөкер, тиз сәламәтләнде. Әниемнең исә төннәрен: «Улы-ы-ым...» – дип кычкырып-саташып елаганнары да гел хәтердә әле.
Исемә төштеме, абыемның паспорттагы теге тыйнак кына елмаюлы сурәте күз алдыма килеп баса да, ирексездән сагышка биреләм. Бер нәрсә юата мине: Җәүдәт абыемның тормыш юлы, романтик хыяллары, мәхәббәте һәм... фаҗигасенә нигезләнеп, «Кызыл кар яугач...» дигән әдәби повесть яза алдым мин. Рухы шат булсын, дидем.