Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ереван Таулы Карабахны Азәрбайҗан составында танырга әзер булуын белдерде

news_top_970_100
Ереван Таулы Карабахны Азәрбайҗан составында танырга әзер булуын белдерде
freepik.com

Ереван, Таулы Карабахны кертеп, Азәрбайҗан территориясен танырга әзер. Бу хакта Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинянга сылтама белән РБК сайты яза.

Моңа кадәр Пашинян Азәрбайҗан территориясен 86,6 мең квадрат километр дип атаган иде.

«86,6 мең квадрат километрлы мәйдан Таулы Карабахны да үз эченә ала. Әмма без Таулы Карабахта яшәүче әрмәннәрнең хокуклары һәм иминлеге мәсьәләсе Степанакерт – Баку диалогында каралырга тиеш икәнен теркәргә тиеш», – диде ул.

Пашинян сүзләренчә, Әрмәнстан бу сөйләшүләр уздырылачагына халыкара гарантияләр көтә.

Алдарак премьер-министр, Әрмәнстан Азәрбайҗанның СССР чоры чикләрендәге территориаль бөтенлеген таный, дип белдергән иде.

Премьерның бу сүзләреннән соң әрмән оппозициясе Пашинянны Таулы Карабахны бирүдә гаепләде. 

Пашинян 2022 елның сентябрендә Таулы Карабахка карата дәгъвалардан баш тартуы һәм Әрмәнстанның мәйданын 29 800 кв километр дип (Таулы Карабахсыз) документларга кул куярга әзерлеге турында әйткән иде. Бу – Азәрбайҗан Әрмәнстанның чик буе шәһәрләренә, шул исәптән курорт шәһәре булган Джермукка һөҗүм иткәннән соң булды. Ул вакытта Пашинян «бер кәгазьгә кул куярга теләвен» әйтте. «Ул кәгазь аркасында безне күпләр тәнкыйтьләячәк, ачуланачак, «хыянәтчеләр» дип атаячак, хәтта халык безне хакимияттән читләштерергә дә карар кыла ала», – диде ул. Ул вакытта Пашинянның сүзләре Ереванда, Степанакертта һәм башка шәһәрләрдә протест китереп чыгарды. Демонстрантлар премьерны отставкага җибәрүне таләп итте.

Никол Пашинян бер үк сүзләрне елдан артык кабатлый. Көньяк Кавказдагы International Crisis Group (халыкара кризис төркеме) өлкән аналитигы Олеся Вартанян сүзләренчә, Пашинян бу белдерүләрне Азәрбайҗан лидеры Илһам Алиев өчен әйтә.

Таулы Карабах – ике дәүләт арасындагы даими ызгыш мәйданы. 1994 елгы сугышта Әрмәнстан Таулы Карабахның зур өлешен һәм Азәрбайҗанның 7 районын яулап алды. 2020 елгы сугышта Азәрбәйҗан бу 7 районны һәм Таулы Карабахның зур өлешен үзенә кайтарды. Белгечләр фикеренчә, хәзер Әрмәнстан үз территорияләрен югалтудан курка. «Шул сәбәпле, Әрмәнстанның территориаль бөтенлекне үзара тануга ризалашудан башка чарасы калмый», – дип аңлата эксперт Пашинянның соңгы белдерүләрен.

«Ләкин җитди искәрмә бар: Степанакерт белән Баку арасында сөйләшүләр өчен халыкара механизм булдырылырга тиеш. Әйтик, Ереван», – диде Меликян. 

Пашинянның бу фикерен парламент оппозициясе тәнкыйтьли. «Без Таулы Карабахны Әрмәнстан составында күрмибез, бу очракта карабахларның геноцидка һәм этник чистартуга дучар булачагы ачык. Иң яхшы дигән очракта да, анда әрмәннәр калмаячак һәм 120 мең кеше качак булачак», – диде «Армения» оппозицион парламент фракциясе башлыгы Сейран Оганян.

«Хәзер Карабах низагын җайга салу өчен яхшы вакыт түгел. Бу мәсьәләне хәл итүне киләчәккә – яхшырак заманнарга калдырырга кирәк, дип саныйбыз. Шул ук вакытта без «проблема бар» дип саныйбыз һәм аны халыкара кабул ителгән принциплар, шул исәптән халыкларның үзбилгеләнү хокуклары нигезендә хәл итәргә кирәк, дип уйлыйбыз», – дип белдерде депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100