Татар эстрадасының иң популяр һәм парсыз җырчысы Илсөя Бәдретдинова кабат кияүгә чыгу темасын кузгатты. Моңа дус кызы ясап җибәргән видео сәбәп булган. Дусты Илсөянең «авырткан җиренә» тигән – буйдакларның кайда күп булуын әйткән.
Видео җырчы кайчандыр бер тапшыруда «статистика мәгълүматларына караганда, бер иргә 7-8 хатын туры килә, бу – Рәсәй проблемасы» дип сөйләгән сүзләрдән башлана. Аннары инде җырчы Кытайда 35 миллионнан артык ир-атның хатын таба алмый аптыравы һәм алар арасында өйләнү яшендәгеләр күп булуы, 2030 елда аларның буйдак калып «әрәм» калачагы турындагы хәбәрне тыңлый һәм «әллә очарга инде» дигән кыяфәт ясап утыра. Шул арада яңа чыккан «Аэропорт» җыры Кытайга әйдәли…
«Аэропорт юллары көтә,
Очам еракка, сынса да канатлар.
Йөрәк түрендә калмады
Сүзләр, яңадан кабатлар.
Очам офыкларга, очам мин ерак,
Янган күперләрнең утларын урап.
Барын аңларсың болытларда калган
Соңгы сүземнең эзләренә карап.
Сау бул, мин ерак…»
Кызлар, теләктәшлек белдереп, төрле смайликлар калдырган. «Берегез дә парсыз калмассыз» дип тынычландырырга тырышкан бер егет.