Пародист Алсу Фаракшинадан кышка төрле салат рецептлары
Пародист Алсу Фаракшина Инстаграмда кышка салатлар ясавын язган. Аның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Аджансандали " салаты өчен: 2 кг помидор, 10 баклажан, 7-8 татлы борыч, 1 кг суган, 200 г сарымсак, 50 г аш серкәсе.
Баклажаннарның ачысы чыксын өчен турарга һәм тоз сибәргә, 30-40 минутка калдырырга.
Суганны йомшарганчы кыздырырга, шунда ук баклажан, помидор салырга һәм 5 минуттан борычларны салып 30 минут пешерергә. Әзер булыр алдыннан сарымсак, тоз, түгәрәк борыч, шикәр комы, аш серкәсе өстәргә. Салатны куерганчы пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга салырга, тимер капкач белән ябарга һәм җылы итеп төреп куярга.
"Кыяр салаты " өчен: 2-3 кг кыяр, 3 литр иттарткычтан чыгарылган помидор, 150-200 г сарымсак, яшеллек, 150 г үсемлек мае, 50 г аш серкәсе.
Казанда помидор массасын куерганчы пешерергә, тоз, шикәр комы, май салырга. Кайнап чыккач туралган кыяр салырга, ә кыярлар үтә күренмәле булгач, сарымсак, аш серкәсе салып тагын 5-10 минут пешерергә.