Парлылар... зарлылар... (Кәрим Кара)
Бу кыз… Ничегрәк әйтсәм, дөреслеккә хилаф булмас икән? Бу кыз бер кашыкка салып йотарлык, күзләрне камаштырырлык, тигез урында абындырырлык, йөрәк чиренә тарытырлык фәрештәгә тиң зат иде.
Аның яхшы якларын сөйләп-фәлән бетерерлек түгел. Чибәрлеге хәттин ашкан, акыллылардан акыллырак, холкы-фигыле үрнәк. Өстәвенә, ул пешергән ашлар ашап туймаслык була, киенгән киеме модага әйләнә, бар эшкә кулы ята. Ике югары уку йорты тәмамлаган, инглизчә син дә мин сөйләшә. “Ху ду ю ду... “ – дип тезеп китә, тыңлап торырга уңайсыз менә. Немец телен су урынына эчә: “Шпрехен зи дойч?” Ну, ул кадәрле генә мин дә беләм, ни әйтсәң дә ун ел шул телне өйрәнгән. Сез ялгышып китеп, мине сөйләшә икән дип уйлый күрмәгез тагын. Әлеге өч сүз турында әйтәм мин. Тагын бер-икесе хәтергә уелып калган. Муттер, фатер анда. Тагын берсен яттан беләм – бандит. Анысы да немец сүзе икән. Безнең яшь кенә немец теле укытучысы, мин чыгырдан чыга башласам, кырын карап гел шул сүзне кабатлый торган иде.
Әлеге кызны мактый башлаган идем бит. Болар белән генә дә бетми әле. Лиана җырлый башласа, артистларың читтә торсын. Күзләрдән яшьләр эркелә, малай, һич ялганламыйм. Сәнгать турында сөйләргә тотынса, дөньясын оныта. Бер колледжда укыта икән, фәнни журналларга статьялар яза, ди. Бар яктан килгән инде менә. Лиана минем хатынның энекәшенең кодасы кызы була икән. Ничектер юл төшеп, безнең авылга кунакка киләсе итте бу күктән төшкән фәрештә.
Әмма бер китек ягы барлыгы ачыкланды Лиананың. Егерме җиде яшь чибәркәйгә, һаман кияүгә чыкмаган. Бу хакта белгәч тә, мин бер изгелек кылырга булдым. Бәлки исәпсез-хисапсыз гөнаһларым бераз кимер, гамәл дәфтәремә савап язылыр бу яхшылыкны башкарып чыга алсам, дидем.
Лиана безгә ямьле җәй көннәрендә килде. Ә җәй көне күпчелек ял итә, отпуск ала. Югары очта яшәгән Вәли абзыйның кече улы каграз туган йортына кайткан иде. Радик исемле ул егет бар авылыбызның горурлыгы. Бер караңгы авылда шундый башлы бала тусын әле. Мәктәп елларында гел «бишле»гә укыды, бар ярышларда беренчелекне яулады. Укуны тәмамлагач, туры Мәскәүгә китте, Бауман институтын тәмамлап, галим дәрәҗәсенә иреште, билгеле физик булды.
Читтән карасаң һич тә уйламассың шундый мәртәбәле кеше дип. Озын буйлы, киң күкрәкле, шаян, уен-көлке яраткан, бер дигән егет. Олыларга итагатьле, мине күрсә һәрвакыт туктала. Аркадан кагып хәл-әхвәл сораша. Шулай да рәхәт булып китә.
Бик әйбәт егет, дастуин егет, андыйлар бармак белән санарлык безнең республикада. Хөрмәт итәм мин аны, хәер, бар авыл халкы ярата Радикны. Мәскәүдә укыса да, анда калмаган, үзебезнең Казаныбызга кайтып урнашкан. Шундый белемле кешегә ни хөкүмәт фатирын да биргән, әлбәттә, машинасын да. Эшләгән урыны бә-әк җаваплы икән, андый урынга безнең ишеләргә керергә дә ярамый, имеш. Вәлинең абыйсы Гөзәир ашказан язвасы белән хастаханә сукмакларын таптаганда аның фатирында кунгалап йөргән икән.
Урап чыккысыз, – дип сөйләп һушны алды соңыннан. - Бүлмә өстенә бүлмә, һәр бүлмәсендә суыткыч та телевизор. Суыткычны ачып ризыкка тиенәсең дә телевизор каршына җәеләсең. Хет теге якта кара, хет бу якта. Ну чисталык чамалы, хатын-кыз кулы җитмәгәнлеге сизелә...
Баксаң, шундый акыллы кеше дә һаман гаилә кормый йөри, имеш. Әллә акыллы булганга күрә шулай ялгыз яшиме? Барыбер эшче кул кирәк бит инде хуҗалыкта. Тамагыңны карарга, өс-башыңны юарга, кәефең булмаганда кычкырышып алырга. Үзеңнән соң нәсел калдыру да фарыз эш. Улларың, кызларың фамилияңне дәвам итсен. Оныкларыңа кәртечкәңне күрсәтеп: «Менә бик тә яхшы фәлән исемле дәү әтиегез бар иде кайчандыр», – дип сөйләсеннәр. Барыбер күңеллерәк, юкка яшәмәгәнсең бу җирдә ызначит.
Менә шуларның барысын исәпкә алып, мин бу ике яшь йөрәкне кавыштырырга карар кылдым. Икесе дә үрнәк шәхесләр, бер-берсенә килешеп торалар, болардан да матуррак пар булмас җир йөзендә.
Кырык төрле хәйләләргә барып таныштырдым мин боларны. Серне ачмыйм, иллә мәгәр берничә тапкыр ялгыз гына калуларына да ирештем. Үзем уйлыйм инде: ”Ну болай булгач, эшләр җайлы, барысы мин уйлаганча барып чыгачак”, - дип кулларымны уам. Башкача ничек булсын? Төрле яклап уртаклыклары бар ич кыз белән егетнең. Ул белемнәре, тәрбияләре, холыклары, тормышка карашлары, акыллары турында әйткән дә юк. Болар беренче күрешүдән бер-берсенә мөкиббән киткән булырга тиешләр, иң мөһиме – аларны очраштыру иде бит.
Йөрим шулай мыек астыннан елмаеп, мәгәр серне беркемгә дә чишмим, хәтта җәмәгатемә дә тешне агартмадым. Әйдә белмәсеннәр-күрмәсеннәр минем яхшылыкны, кавышулары рас булсын. Саваптан язылса, миңа шул бик җиткән ...
Беркөн кайтып керсәм, Лианабыз юл сумкасын тутырып булаша, төшлектәге автобуска чыгарга җыена, имеш. Мин ачылган авызымны йома алмый шактый газапландым. Ипкә килгәч, алай да сорыйсы иттем:
Ә Радик нәрсә ?
Нәрсә Радик, - ди бу тыныч кына. - Яхшы егет, начитанный, образованный, приятно было общаться, – ди.
Соң , – мин әйтәм, – укымышлы, акыллы егет икәнен күрә торып нигә ташлап качасың соң аны? – дим.
Һәр очраган егет йөрәкне яулый алмый бит. Радик – герой не моего романа. Үзенә тиңне очратыр әле. Мин дә үз тиңемне өмет итәм, – ди.
“Очратыр пычагым, хәзергә кадәр очрата алмаганны!”-дип чак сүгенеп җибәрмәдем.
Ничек кергәнмен, шулай җил-җил атлап кире урамга ашыктым. Радикны күрергә иде исәбем. Егет булса, алып калсын көч белән булса да бу бәясе булмаган гүзәл затны! Бәхеткә каршы очрады үзе. Кая барасың дисәм, Лиананы автобуска озатып куям, ди. Менә сиңа мә! Тәмам башым буталып сорыйм тегеннән:
Нүҗәли шундый кыз да күңелеңне җилкетмиме ни синең? – дим.
Бик әйбәт кыз, – ди. – Әмма без фигыльләребез белән туры килмибез. Ә ике арада дуслык сакланып калыр әле. Без Казанда очрашырга сүз куештык, телефоннарны алмаштык.
Кул селтәдем дә, бөтенләй тегермән буасына таба төшеп киттем. Хушлашасы да килмәде кунак кызы белән. Каным кайнаган иде минем. Шундый кешеләр бер-берсеннән ваз кичсеннәр әле. Күренеп тора бит, болардан да бәхетле пар булмаячак, кушыла калсалар. Ерак бабайның тал чыбыгы җитми боларга.
Әтинең әтисен көчләп өйләндергәннәр. Арып-талып уеннан кайтып кергән икән, әнисе зур якка эндәшкән :
Әнә яучылар килделәр, килешергә булдык сине өйләндерергә, без картайдык инде, – дип сүз башлаган. Үсмер ялт борылган да чыгып чапкан. Өй кырындагы карт талның очына менеп кунаклаган.
Өйләнмим и вчу, – дип аягын терәп каршы торган. Әтисе каты куллы кеше, малайны төшереп чыбык белән ярган, уңай җавап алган соңыннан. Бик тә матур яшәгәннәр бабай белән әби, сигез бала карап үстергәннәр.
Ә хәзер ярты Рәсәй буйдаклар белән тулды, валлаһи. Берсеннән-берсе чибәр, акыллы егет-кызлар үз парларын таба алмый газап чигәләр. Холыклары туры килми, имеш, аларның, я буйлары кыска, я артык озын, танавы кылыч, күзләре чепи, чәче юка, камыт аяк … Табалар инде сәбәбен, кырык төрле хәйләгә баралар. Бергә яши башлагач боларның берсе дә күренми икәнен аңлап җиткермиләр, күрәсең. Ә буйдаклар саны арта бара көннән-көн. Минем хәлемнән килсә, бабай кебек, чыбыклап өйләндерер идем яше җиткәннәрне. Йөрмәсеннәр сагышлап, тәртип бозып, кызык эзләп. Ир карасыннар, хатын кубызына биесеннәр, балалар баксыннар, гаиләне кайгыртсыннар. Парлы-парлы яшәсеннәр, озын сүзнең кыскасы шул. Без күргән авырлыкларны алар да күрсеннәр. Вәт.