"Парла гомеремне, Мәрьям!.." Раяз Фасыйховның "Үзгәреш җиле" чаткылы попса концертыннан репортаж
Концертларның төрлесе була. Оперетталар концерты, халыкчан моңлы җырлар тамашасы, джаз, рок һәм башкалар. Өч сәгать буена бары тик операны яисә татар халык җырларын гына тыңлап утыра алмаган кешеләр Раяз концертына барсын. Анда барысы да бар: опера да, “Үзгәреш җиле” чаткылары да, попса да.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган концерт
Раяз концерт дәвамында хатын-кызларны мактады, аларның ир-ат тормышында никадәр зур урын алып торуларын сөйләде. Хатын-кызны ярату турында да, җавапсыз мәхәббәт аркасында хатын-кызның китүе турында да җырлады. Беренче өч җырын тыңлагач ук, Раязның әле һаман да шул ук татар эстрадасының романтик җырчыларның берсе булуын аңладым.
Раяз сәхнәдән күрсәткән романтик образ гашыйк булган егеткә генә түгел, ә “син оныттың микән әллә мине” дип үз-үзенә сорау биреп, сөйгәнен эзләп йөрүчегә дә туры килә. Әгәр дә берәр бәйгедә "романтик җырчы" номинациясенә Раяз дәгъва кылган булса, һичшиксез, җиңгән булыр иде.
Раяз өйләнгән, ике бала әтисе. Ир-ат җырчы өйләнүен белдерсә, хатын-кызлар игътибарын югалта дигән кагыйдә бар. Һәр кагыйдәнең искәрмәсе булган кебек, "пиарщик"ларның әлеге фаразы Раязга туры килми. Күпме хатын-кыз аны карарга, аны тыңларга килгән. Бер дә кызыксынулары кимемәгән әле. Чибәр шул! Кәчтүм-чалбарлары килешле, әйткән сүз урынлы. Җырлап, мәхәббәт аңлата белә. Туташлар. ханымнар, иң матур күлмәкләрен, туфлиләрен киеп, Раязны карарга җыелганнар. Ханымнар арасында да вакыт-вакыт хыялга бирелеп алучылары бардыр. Әйе, чибәр...Ярый, алга таба барыйк.
Хатын-кызларны сигезенче март бәйрәме белән котлау сүзләр белән генә чикләнелмәде. Раяз энекәше Рәсим Фасыйхов, коллегалары Руслан Сәйфетдинов һәм Әбри Хәбриев белән берлектә хатын-кызларга багышлап, “Әле дә син бар әле дөньяда” җырын башкардылар. Раяз залдагы һәрбер хатын-кызга лалә чәчәген бүләк итте.
Раязның әтисе сары чәчле малайлар ясамаган
Раязның энесе Рәсим чәченең очларын сарыга буяткан. Сәбәбен белмим, хәзер шулай “модно” дип уйлыйдыр. Раяз энеенә: “Сине күптән күргән юк, чәчләрең агарган икән инде. Минем башымда бер-ике ак чәч күренә башласа, борчыла башлыйм. Синең хәлләрең тагы да начар икән”, - дип төрттерде.
Рәсимнән: "Синең чәчең ак түгел бит, сары. Нигә ак дип күрде икән?” – дип сорагач, Рәсим миңа: “Абый, ак белән сары төсне бутагач, синең хәлләрең минекеннән дә начаррак инде”, - дип, сәхнәдә үк әйтмәкче идем. Кунак булгач, тыйнак бул, диләр, шуңа күрә дәшми калдым”, - дип җавап кайтарды.
Чәч турында сүз кузгалгач, Раяз, яшүсмер чагын искә алып, бер тарих сөйләп үтте. 17 яшьләрендә, Арчада укыганда, Раяз, үзен текә дип санап, чәчләрен буяткан икән. Билгеле, аны авылдашлары танымаган. “Исәнләшәм, миңа дәшүче юк”, - дип сөйләде җырчы. Өйгә кергәч, Раязның әбисе: “Улым, атаң күргәнче, тиз генә юып төшерик”, - дигән. Билгеле, чәч буявы су белән генә юылмый. “Кичен, бергәләп ашап утырганда, әти кашыгын шапылдатып өстәлгә куйды да: “Мин сары чәчле малай ясамадым”, - дип, өйдән чыгып китте”, - дип искә алды җырчы.
Гомумән, Раязларның гаиләсендә иҗатны аңламаган кешене кабул итмиләр икән. Рәсим, төрле мелизмнар белән җыр башкарып, абыйсының концертын тагы да матурлап җибәрде.
Раязның кызы Венера белән улы Рамазанның чыгышлары да уңышлы үтте. Җырчылар гаиләсендә тәрбияләнгәч, җырламый кайда барасың инде? Балаларның икесенең дә җырлауга сәләтләре зур.
Итальян классик җырын “татарчаладылар”
Язма башында әйтеп үткәнемчә, Раяз концертында классик җырлар да тыңлап була иде. Ул Башкортстан кунагы Рөстәм Сәйфетдинов белән бергә итальянча “Parlami d'amore, Mariù!” җырын башкарды. Татар теленә тәрҗемә итсәк, “Минем белән мәхәббәт турында сөйләшче, Мария” җыры була икән.
Алып баручы Әбри Хәбриевкә бу җыр бик ошап бетмәде. Аның белән килешеп тә була. Татар җырларын тыңларга килгән тамашачы итальянча белми... Әбри җырны тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. Итальян сүзләрен татар сүзләренә охшатып, "тәрҗемә" иткәннәр.
Җырның исеме итальянча - “Parlami d'amore, Mariù!”. Аны “Парла гомеремне, Гөлмәрьям” дип тәрҗемә иткәннәр.
Күпме сөеп була, көеп була сине, Гөлмәрьям!
Come sei bella, piu bella stasera, Mariu!
Син ун кызга торасың, иң якты йолдыз бул!
Splende un sorriso di stella negli occhi tuoi blu!
Әнкәй сөйләде, дистәдән димләде Сарага.
Anche se avverso il destino domani sar?
Оҗмах дип сиңа вечно йөрәк очыныр, омтылыр.
Oggi ti sono vicino, perche sospirar?
Парла гомеремне, Мәрьям!
Parlami d'amore, Mariù!
Туктале мин бит сине сөям.
Tutta la mia vita sei tu!
Галиякәй, бир бриллиантны.
Gli occhi tuoi belli brillano
Фаимә дә сиңа шелтәләде!
Fiamme di sogno scintillano!
Димли капризулькаларны,
Dimmi che illusione non e',
Димли “сельсовет” пәриенә!
Dimmi che sei tutta per me!
Куй сул кулыңны, Сафура, куй.
Qui sul tuo cuor non soffro piu:
Парла гомеремне, Мәрьям!
Parlami d'amore, Mariu!
Менә шундый тәрҗемә! Текстның авторы Әбри Хәбриев икән. "Текстта мәгьнә юк, бары тик итальянча яңгырашка якын итеп тәрҗемә ителгән текст. Шаяру гына”, - дип сөйләде ул. Номер, чыннан да, кызык булып истә калды.
“Үзгәреш җиле” чаткылары
Концертта Илһам Шакировны искә алдылар. Раяз барыбызга да таныш булган “Ай, былбылым” җырын башкарды. Җырны башкару стиле “Үзгәреш җиле”ннән урланган иде кебек. Тиз ритм, барабан, гитара кебек уен кораллар һәм татар җыры – болар барысы да “Үзгәреш җиле” “фишкалары”.
Җырның уртасында Илһам Шакиров тавышы да яңгырады. Менә бу тавыш, ичмасам, күңелне әллә нишләтә шунда. Белмим, Илһам абыйга җырның “раязча” яңгырашы ошар иде микән?!.. Легендабызның урыны оҗмаһ түрләрендә булсын.
Раяз Фасыйхов Флера Тархановадан сорамыйча җыр яздырган
Раязның “Сәламәтлек телим мин сиңа” дигән җырының авторы - Флера Тарханова икән. Раяз бу җырны автордан сорамыйча яздырган. 2018 елның 31 июлендә Флера апа вафат булды, әмма җырчы шагыйрәнең рөхсәтен алган.
“Бу җыр миңа бик ошады. Башта Флера апа белән элемтәгә кермәгән идек, соңыннан автор, үзе шалтыратып, рөхсәт бирде. Аның рөхсәтен алырга өлгердем”, - дип сөйләде Раяз.
Җыр искиткеч! Фәлсәфи темага дип әйтсәм, дөрес булыр. Җырчы нәрсә турында җырлаганын аңлап җырласа, халык та җырны үз итә. Ә Раяз шундыйлардан. Раяз җырларының һәр сүзенең мәгънәсен аңлый төсле. Әлеге җыр башкарылганда, тамашачының күбесе елар хәлдә иде.
“Пирамида” бинасы – элитамы?
“Пирамида” күңел ачу үзәгендәге тамаша билгеле бер абруйлы кешеләрне күрү, министрлар белән беррәттән концерт карау.
Раязның концертында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “ТАИФ” директорлар советы әгъзасы Рөстәм Сультеев, район башлыклары, хатыннары бар иде. “Пирамида”да концерт кую ул үзе үк ниндидер бер үзгә атмосфера. Аның залы тулымы, тулы түгелме – болары ул кадәр үк мөһим түгел. "Элиталы концерт" узды дияргә була. Концертта буш урыннар бар иде, әмма ул "Пирамида"да узу исәбенә компенсацияләнә.
Журналист фикере
Концертның эчтәлеген сөйләмә, үз фикереңне белдер, диделәр әле миңа. Минемчә, концертның берсе дә начар була алмый. Һәр җырчы үзенчә тырыша, булдыра алганча, 100% итеп концерт куя. Бары тик ниндидер бер нюанслар гына барлыкка килергә мөмкин. Һәр артистның үз тамашачысы – бу факт. Кемгәдер монысы ошамый, кемгәдер тегесе.
Раяз абыйның, дип әйтим әле, концертына бәя биреп утыру дөрес түгел. Җырчы җырлый белергә тиеш, менә шул. Раяз җырлый белә, шуның өчен аңа рәхмәт.
Әгәр дә сез моң катыш попса яратасыз икән, Раязның концертларына рәхим итегез!
...Бу җөмләне яздым да, уйланып куйдым: җырчыларның күбесендә моң катыш попса инде хәзер. Димәк, концертлар барысы да берүк буламы? Әйтәм бит, концертның начары юк, бары тик җырчылар гына төрле.