Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паркта хуҗасы белән йөргән бүре нәни баланы талаган - видео

Әти-әниләр, акча түләп, балаларын курыкмаска өйрәтү өчен паркка алып килә.

news_top_970_100
Паркта хуҗасы белән йөргән бүре нәни баланы талаган - видео

Чиләбе шәһәренең Гагарин исемендәге паркында бер баланың аягына бүре ябышкан. Бүре баланы аягыннан егып, йолыккалаган кадрлар сурәтләнгән видео төрле фикерләр тудырган. Шушы вакыйганы күрдек дип раслаучы кешеләр сүзләренчә, котырган ерткычны баладан чак кына аралап алганнар, имеш. «Вести» каналы әлеге хәлгә ачыклык кертте.

Чыннан да, видео кадрларында җирдә яткан бала күренә. Бүре сабыйның аякларына ябышып, талый. Бала чәрелдәп кычкыра. Бер хатын-кыз ерткычны баладан тартып алмакчы була.  «Воланд» дип дәшкән тавыш ишетелә.

«Вести» каналы ачыклаганча, Воланд исемле бүрене хуҗасы чылбырга бәйләп паркка алып чыга. Бу ир-атны паркта еш очраталар. Моңарчы бүре хәтта тешләрен ыржайткан очрак та булмаган. Видео кадрларында сурәтләнгән бүре бала белән уйнаган, аны этеп еккан һәм ялгыш кына куркыткан.

Ерткычның хуҗасы Сергей Панасенко интернетта таралган видеога комментарий язучыларга үзе җавап биргән һәм видеодагы күренешнең фейк булуын аңлаткан.

Сергей балалар белән зоотерапия уздыра икән. Моның өчен ул әти-әниләрне һәм балаларны паркка чакыра. Алар, акча түләп, бүре һәм тагын берничә кыргый җәнлек — төлке, кеш (соболь), янут белән аралаша. Шулай итеп алар хайваннардан курыкмаска өйрәнә, дигән бүре хуҗасы.

Чиләбе басмаларына да Сергей шул хакта сөйләгән. «Паника ясамагыз. Мин — хуҗа, баланы анасы үзе алып килде. Баланы курыкмаска өйрәтәбез. Бу — зоотерапия», — дигән ул.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча полициягә мөрәҗәгать итүче булмаган. Матбугат чараларында чыккан материаллар буенча тикшерү башланган.

Чиләбе төркемнәренең күбесендәге кешеләр Воланд исемле бүренең дустанә характеры, зыян күрүчеләрнең булмавы турында мәгълүматка ышанган. Шулай да бүрене авызлыксыз килеш җәмәгать урыннарына алып чыгарга ярыймы дигән сорауга җавап әлегә юк, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100