Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паркта эшләүче иң тәҗрибәле хатынны арысланнар ботарлап ташлаган

news_top_970_100
Паркта эшләүче иң тәҗрибәле хатынны арысланнар ботарлап ташлаган
Фото: https://t.me/sledcomcrimea

Кырымдагы «Тайган» сафари-паркында эшләүче хатынны арыслан ботарлап үтергән. Ул – оешмада иң тәҗрибәле хезмәткәр була, башка хезмәткәрләргә иминлек техникасын аңлата. Бу турыда РЕН ТВ паркның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Леокадия Перевалова ерткычларны һәм аларның гадәтләрен яхшы белә. «Ул бөтенесен иминлек техникасына өйрәтә. Паркта аннан да тәҗрибәлерәк кеше юк. Ул аларны белә, ул аларны ашата, ул аларның гадәтләрен белә, ул ничек эшлисен төгәл белә», – дигәннәр матбугат хезмәтендә.

16 октябрьдә бу хатын 3 арыслан булган читлеккә җыештырырга керә, читлекнең ике бүлеге арасындагы ишектә келәне ябарга оныта. Ерткычлар бу хатынга ташлана. Ул урында ук үлә.

Паркта әле дә шуны аңлый алмыйлар – мәрхүмә ишек келәсен ничек инде ябарга оныткан. «Ул йөзләрчә хайван баласын ашатты, алар аның кулыннан узды», – ди сафари парк вәкиле. Леокадия Перевалова бу паркта 17 ел эшләгән.

«Тайган» паркы директоры әлеге хәлне «коточкыч вакыйга» дип атый. Хезмәткәрләр тапканда Леокадия Перевалова исән булмый инде. Аннары алар арысланнарны куып җибәргән, тикшерү органнарына хәбәр иткәннәр, диелә.

Җинаять эше ачыла, тикшерү бара, диелә Россия Тикшерү комитетының Кырым һәм Севастополь шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100