Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паркта аттракционда ир-атның аягы тездән өзелеп калган

Ирнең аягы аттракционда эленеп калган,үзе җиргә егылган.

news_top_970_100
Паркта аттракционда ир-атның аягы тездән өзелеп калган
Коточкыч фаҗига 14 июльдә Чиләбедәге Гагарин исемендәге паркта килеп чыккан. Бу турыда җирле матбугат чаралары язды.

"Дикий поезд" дигән аттракционда бер ир-атның аягы өзелгән. Шаһитлар сүзләре буенча, бу ир-ат аттракционны төзәтү белән шөгыльләнгән. Бер мизгелдә поезд хәрәкәт итә башлаган. 

Поезд ирнең аягын тездән югарырак өлештән өздереп киткән, диелгән әлеге хәбәрдә. Аяк аттракционда эленеп калган, ир җиргә егылган. 

Имгәнгән ир-атны табиблар алып киткән. Урында полиция эшләгән.

Соңрак Чиләбе мэры бу ир-атның шәһәр хастаханәсендә үлүен ura.news сайты хәбәрчесенә әйткән. Бу сайт әлеге ир-ат эшләми торган аттракционга менгән, механик шул вакытта аны хәрәкәткә китергән, дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100