Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паркта 15 яшьлек кызны көчләгәннәр

Кыз балага ташланган педофилны полиция эзли.

news_top_970_100
Паркта 15 яшьлек кызны көчләгәннәр

Башкортстанның Сибай шәһәрендә паркта кыз балага һөҗүм иткән ир-атны эзлиләр. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу хәл 27 октябрьдә булган. Маяковский исемендәге паркта бер ир-ат 15 яшьлек кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган. Кыз үзенә һөҗүм итүләре турында әтисенә сөйләгән. Алар полициягә гариза язган

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җинаятьчене эзли. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Һөҗүм итүче ир-атка 40–45 яшь чамасы. Буе 170 см. Бераз чал кергән кыска чәчле.

Караңгы төстәге куртка, кара я зәңгәр джинс чалбар кигән.

Җинаять турында мәгълүматы булган кешеләрне 8 (34775) 5-45-02, 5-44-02 яки 02 телефонына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100