Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парковкадан урамга чыгып очкан автомобильдәге ир сөяркәсе белән булган

news_top_970_100
Парковкадан урамга чыгып очкан автомобильдәге ир сөяркәсе белән булган

Краснодардагы гадәти булмаган фаҗига шаккатырды: сәүдә йортының өченче каттагы парковкасыннан «BMW Х6» автомобиле чыгып оча һәм җиргә төшеп каплана. Салонда булган кешеләрнең исән калырга шансы булмый. Алар – 37 яшьлек Рафаэль һәм 10 яшьлек улы белән 37 яшьлек Екатерина. Хатын-кыз йөкле була. Башта, автомобиль йөртүче тормоз белән газны бутагандыр, дип яздылар – чөнки автомобиль бик тиз бара, йөртүче туктарга тырышып та карамый.

Баштарак, автомобиль йөртүченең хатыны белән булуы хәбәр ителгән иде. «КП-Кубань» хатынның ире башка кеше булуын, Алексей исемле икәнен ачыклаган.

Екатерина тумышы белән Пермьнән. Ул сәнәгать предприятиесендә эшләгән, әмма берничә ел элек челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлый, Краснодарга күченеп китә. Үзенең бай тормышын күрсәтеп бара – ире белән Таиландта, Төркиядә… Фото-видеоларда ире Алексей һәм улы Данил белән. Ире белән челтәрле бизнеска кереп китеп, акчаны җиңел эшләүләре турында язып торганнар.

Екатеринаның карынында 4 айлык сабые булган.

«Газета.Ру» язуынча, 2 көн элек Алексей хатынының хыянәте турында һәм карындагы баланың Рафаэльдән булуын белгән. Ул хатыны белән аерылышырга карар кылган була. Алексей әйтүенчә, Рафаэль – кызып китә торган кеше, шуңа да аварияне ул махсус оештырган булуы мөмкин.

Алексей белән Екатерина 10 ел элек өйләнешкән булган. Рафаэль исә аларның гаилә дусты саналган. Аның белән гаилә 3 ел элек танышкан була.

Рафаэльнең күршеләре әйтүенчә, Екатерина ир янына еш килә торган булган, һәм ул анда улы белән бергә килеп йөргән.

Рафаэль Аракелян – берничә предприятие хуҗасы. Ул үзе хатыны белән аерым яшәгән. «Ул гел хатыны белән талаша иде, хатыны акча сорый иде», – дигәннәр танышлары.

«SHOT» ачыклаганча, машинасындә һәлак булган ир – Рафаэль Аракелян – 4 ел элек исемен алмаштырган. Моңа кадәр аның исеме Роман Бутенко булган. Аның кечкенә бизнесы була: махсус кибетләрдә буяулар һәм пыяла саткан.

Танышлары әйтүенчә, ир-ат элек наркотиклар кулланган булган. Алардан котылгач, Бутенко исемен һәм фамилиясен үзгәртә, «шәхес торгызу» үзәге ача. Анда ул, табиблар белән, наркомания, алкоголизм һәм комарлы уеннарга бәйлелектән интегүчеләргә ярдәм иткән. Аракелянның танышлары үзәкне ул үзе төзегәнен һәм анда эшне үзе оештыра алганын сөйләгән.

Фаҗигагә кадәр берничә сәгать кала хатын-кыз телеграмда үзенең каналында «Әгәр бу – сезнең соңгы көнегез булса, сез нәрсә эшләр идегез?» дигән сораштыру үткәргән.

Ул күңелсезләнеп утыруның мәгънәсез булуын әйтеп, көннәрне чын мәгънәсендә яраткан кешеләр белән бергә үткәрергә кирәк икәнен язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100