news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Парковкада янгын сәбәпле, Казандагы сәүдә үзәгеннән ике мең кеше эвакуацияләнгән

news_top
Парковкада янгын сәбәпле, Казандагы сәүдә үзәгеннән ике мең кеше эвакуацияләнгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Казанның «Южный» сәүдә үзәгендәге җир асты парковкасында бер машинага ут капкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, янгын турында бүген 12.29 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Бинада автомат янгын сигнализациясе эшли башлаган.

Сәүдә үзәгеннән 2000 чамасы кеше үзләре чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Сәүдә үзәге бинасына ут кабу куркынычы булмаган.

12.48 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар