Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парковкада шартлаган машина эчендә өч яшьлек бала янып үлгән, әтисе авыр хәлдә

news_top_970_100
Парковкада шартлаган машина эчендә өч яшьлек бала янып үлгән, әтисе авыр хәлдә
видеодан скриншот

Волгоградта «Шкода» машинасы шартлаган. Салонда утыра торган 3 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән яза.

Әлеге фаҗига мизгелләрен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Кадрларда ир-атның машинаны әйләнеп артка килүе, багажникны ачарга җыенуы һәм шул мизгелдә шартлау булуы күренә. Ир-ат берничә метрга очып китә. Шартлаудан соң, машина шунда ук яна башлаган.

Аннары ике машина янып бетә, тагын ике машинага зыян килә,

53 яшьлек ир-ат мәрхүм сабыйның атасы булган, аны бик авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.

Якынча версия буенча, янгын газ чыгып тору сәбәпле килеп чыккан. «Шкода» машинасын тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре ике баллон ацетилин тапкан. Бу турыда РИА Новости яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100