Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парковкада машина номерын кәгазь белән каплап калдырган өчен җәза бармы?

news_top_970_100
Парковкада машина номерын кәгазь белән каплап калдырган өчен җәза бармы?
"Татар-информ" архивы

Машинага регистарция тамгасын куюда кагыйдә бозган өчен берничә төрле штраф каралган. Бу турыда АиФ яза.

КоАП РФның 12.2 маддәсендә шул турыда языла. 1 пунктта әйтелгәнчә, транспорт чарасының номеры укылмый торган булса, 500 сум штраф салына. 2 пунктта әйтелгәнчә, номерны идентификацияләргә комачаулый торган материаллар кулланган өчен 5000 сум штраф яки 1-3 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

500 сум һәм 5000 сум арасында аерма зур булуга шикаятьләр күп килгәч, Югары суд 2019 елда аңлатма биргән. 500 сум штраф машинага укылмый торган яки стандарт булмаган номер куйганда салына. Бу очракта сүз өслекнең бөтенлеге бозылу, буяу сөртелү турында бара. Бозылулар табигый характерда булырга тиеш.

Пычрак номерлар да шул исәпкә керә. Сәбәпләр табигый булырга тиеш. Мәсәлән, кар, пычрак бөтен машинаны буяп бетерсә. Әгәр коры һавада машина номерлары пычрак катламы белән капланган булса – бу башка шикләр тудыра.

Машина номерын алдан уйлап үзгәрткән очракта катгыйрак җаваплылык карала. Боларга номерны кәгазь ябыштыру, төрле приборлар, пәрдәләр, магнитлар һәм башка әйберләр кую. Бу очракта инспекторлар машина йөртү таныклыгын алырга һәм эшне судка бирергә мөмкин.

Әгәр бозылган номерлы машина парковкада торса, 2500 сум штраф салулары бар. Бу КоАПның 12.2 маддәсенең 3 пунктында әйтелә. Бу очракта сүз закон таләпләренә туры килми торган номерлар турында бара. Мәсәлән, хәрефләр һәм саннар формасы үзгәртелсә.

Номерны кәгазь бите яки пластик карта белән каплап кую аның бөтенлеген бозмый. Шуңа күрә бу очракта номерның бөтенлеге бозылмый һәм 12.2 маддә буенча штраф салып булмый. Күпчелек очракта парковка кагыйдәләре үтәүче хезмәткәрләр бу кәгазьләрне ала, номерны фотога төшерә һәм кәгазьне урынына кире куя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100