Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паркинсон авыруының беренчел билгеләре нинди?

Бу авыруны башлангыч стадиядә еш кына күзгә әллә ни күренеп тормаган билгеләр аша танырга була.

news_top_970_100
Паркинсон авыруының беренчел билгеләре нинди?
pixabay.com/ru

Паркинсон авыруы 100 мең халык арасыннан 60-140 кешене зарарлый, өстәвенә, авыручылар саны өлкән буын арасында сизелерлек арта. Бу авыру хәрәкәт системасына тәэсир итә һәм биш мие белән нерв системасы арасындагы сигналларны тапшыру бозылу нәтиҗәсе булып тора. Әмма бу авыруны башлангыч стадиядә еш кына күзгә әллә ни күренеп тормаган билгеләр аша танырга була. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Беренче билге — тремор, ягъни кул-аякларның, иякнең тартышуы яки калтыранып торуы. Кайвакыт барысы да бер кулның сизелер-сизелмәс кенә калтыранып торуыннан башланып китә.

Икенче билге — йөргәндә авырлык кичерү. Кеше акрынрак йөри яки аякларын өстерәп йөри башлый. Паркинсон авыруы булган пациентлар еш кына аякларының җирдән аерыла алмавын сөйли, бу йөргән вакытта юнәлешне үзгәрткәндә аеруча сизелә. Гәүдәнең аскы өлеше «таш кебек катып кала», ә шул ук вакытта өске өлешен хәрәкәтләнергә мөмкин. Әмма кайбер кешеләр йөргән вакытта куллар селкенми башлый дип тә сөйли.

Өченче билге — язу үзгәрү. Паркинсон авыруына шик булганда, кешенең язуы «кысыла», вагая.

Дүртенче билге — ис тою юкка чыга. Исләрне сизү кими, кеше бары тик көчле, кискен исләрне генә сизәргә мөмкин.

Бишенче билге — мимика үзгәрү. Бит мускуллары акрынрак яки ныграк хәрәкәтләнә башлый. Мәсәлән, бу авыруга шиге булган кеше күзләрен акрынрак ачып-йома. Кешенең йөзе эмоциясез маска кебек булып кала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100