Паркинсон авыруы барлыкка килү механизмы әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Әмма авыру кешене тиешенчә караган һәм дәвалаган очракта, ул бик озак яшәргә мөмкин. Бу хакта табиб-невролог Рөстәм Гайфетдинов «Вечерняя Москва»га биргән интервьюда сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты».
Баш миенең нейроннар арасында электр импульслары тапшыручы матдә (дофамин) эшләп чыгарыла торган экстрапирамида системасында дегенератив үзгәрешләр булу сәбәпле, баш миеннән мускулларга сигналлар җибәрү процессы тиешенчә эшләми башлый.
Нәтиҗәдә кеше бөтенләй хәрәкәтсез кала.
Табиб сүзләренчә, авыруга аяк, кул һәм гәүдә мускулларында спазм, теш казналыгы, тән яки баш калтырау синдромы, вестибуляр аппарат начар эшли башлау һәм тигезлекне югалту кебек билгеләр хас. Моннан тыш, Паркинсон авыруы булган пациентларның йөзе катып калган төсле тоелырга мөмкин. Шулай ук мондый диагнозлы кешеләрнең хәтере начарлана, алар бәвел тота алмый һәм артык борчылучанга әйләнә, дип аңлатты Гайфетдинов.
Табиблар дәвалау ярдәмендә тискәре динамиканы акрынайтырга һәм пациентка тулы тормыш белән мөмкин кадәр озаграк яшәргә ярдәм итәргә тырыша, диде ул. Моның өчен дофамин җитештерүне стимуллаштыручы препаратлар, витамин комплекслары һәм калтырануны киметә торган дарулар, шулай ук инсулин кулланыла, дип сөйләде табиб.