Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Парик кигән дип торам» — Ландыш Нигъмәтҗанова бертуган апасын күрсәтте

«Җыен матур кызлар сездә», — диләр инстачылар Ландышка.

news_top_970_100
«Парик кигән дип торам» — Ландыш Нигъмәтҗанова бертуган апасын күрсәтте
Салават Камалетдинов

Ландыш Нигъмәтҗанова бертуган апасының фотосын инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

«Туган көне. Яшь араларыбыз бер генә яшь. Шуңа күрә игезәкләр кебек үстек, әни безне бертөрле киендерә иде», — дип яза Ландыш.

Ул апасын туган көне белән котлый. «Иң мөһиме исәнлек-саулык, тынычлык, гаилә бәхете. Балагызның игелеген күреп яшәргә язсын. Илдар белән бергә пар канатлы булып, бөтен кешегә үрнәк булып яшәгез», — ди Ландыш.

Инстачылар кызларны бер-берсенә бик охшаткан. 300дән артык комментарий язганнар. Ландыш чәчен карага буяган дип уйлаганнар, «Ландыш парик кигән дип торам», «җыен матур кыз сездә», дип язалар. «Ләйсәнне котлыйбыз», «Ләйлә апагызга охшаган икән», «син дип торам», «бик охшаган», диләр.

Шулай да «бер кырые да охшамаган», «икегез ике кеше», диючеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100