Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парчалар (Нурулла Гариф)

«Казан утлары» журналының 1998 елгы май саныннан алынды.

news_top_970_100

Ничек яшәргә?

Авылыма кунакка кайткач, өй ишеген ачып кергәндә төртелеп калдым. Бусага төбендә мәрхүмә әниемнең элек башына ябып йөргән калын шәле җәелгән. Арттан керүчеләр килеп бәрелгәч, атлап керергә мәжбүр булдым.

Алар өчен бер чүпрәк кенә иде шул ул. Түздем, тавыш чыгармадым. Газизләребез башындагы яулыклардан гына түгел, кеше башларына басып йөрер заман бит, бездән генә калырмы»?

Авыр хатирәләр белән яшәү кешегә авыр, ә хатирәләрсез яшәсәң — кешелеклелек югала. Ничек яшәргә?

 

Нинди заман?

Бер көн шулай, егерме еллап күрмәгән классташымны очраттым. Заманында бергә уйнап үскән булсак та, хәзер уңайсызлана-уңайсызлана бер-беребезне «өйрәнәбез». Карашлар очрашуы биткә кызыллык сибә. Бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәл сорашсак та, һәркем үзенекен уйлый. Сер бирәсе, кимсенәсе килми, янәсе. Әкренлән сүз башка классташларга күчеп, күңелләргә җиңеллек килә. Кеше турында сөйләшү җиңел. Әнә бит, аларның да язмышлары төрледән-төрле икән, бишлегә укыганнарының хыяллары чәлперәмә килсә, икелегә сөйрәлгәннәре «тугызлы»да элдертә. Акыл алдан йөри торган заман булса, ахмаклар шулай күбәер идемени?

 

Безнең сыйфат

Борынгы Чаллы шәһәрчеген каймап аккан инешнең яр буйларында уйланып йөрим. Яр астында — аякны тартып ала алмаслык сазлык. Вакыт дигәнең бик тиз үзгәрүчән икән. Әле моннан бер 50 — 60 еллар элек кенә бу тирәдә 17ләп изге чишмә булуын сөйлиләр. Соңгы дистә елларда гына ком басып киткән аларны.

Татар милләте язмышы чишмәләребездә дә кабатлана. Нигә безне һәрчак ни дә булса басып китә икән? Чистартырга кирәк чишмәләрне, шуның белән, бәлкем, үзебезнең да күңелләребез пакьланып китәр...

Ә иртәгә кабат Казанга китәргә кирәк. «Дөнья куасы» бар шул. Ә сез - чишмәләр — безнең кемлегебезне искәртеп, исләремә кабат төшәрсез әле.

 

Зират

Кечкенәдән иң курыкканым зират иде. Әмма — дөнья баса икән – әби-бабамнарны, кадерле әниемне җирләгәч, бу халәттән котылдым инде. Зират капкасыннан, җае чыккан саен, эчкә узам. Ә анда башка дөнья: ташлардагы еллар исәбе дә узгач кирегә ага монда.

Каберләргә тукталмыйча юлымны дәвам итәм. Бара торгач, ташлар, тимер pәшәткәләр дә бетеп, ауган агач киртәләр дә сирәгәя башлады. Һәм менә ул һәрчак үзләренә чакырып, күңелгә тынгылык бирмәгән, каз аякларына охшаш тамгалар. Кыйшайган, череп ауган имән казыкларында алар бихисап. Әйтерсең лә яңа яуган ак кардан бер төркем казлар узган. Мин беләмен, бу казыклар төбендә ятучылар безнең нәселдән. Мин аларның бер дәвамы. Уйларымнан айнып, кайту юлына борылам. Зираттан чыкканда, яна каберләрдән соң башланган буш җирләргә күзем төшә. Күңелдә туган уйларда бары бер генә теләк: ни генә күрергә язса да, туган кавемемнән аерма мине, Ходаем.

Бу — балаларыма да васыять.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100