Паралимпияче Рөстәм Нәбиевнең Данир Сабиров концертындагы чыгышы — видео
Рөстәм Нәбиевнең шигырь сөйләвен тамашачы аягүрә басып алкышлаган.
Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев узган сезонда җырчы Данир Сабировның Казан һәм Мәскәү концертларында чыгыш ясаган. Данир Сабиров әлеге чыгышны үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. Рөстәмнең шигырь сөйләве концертларының «йөземе» булуы, аны тамашачының аягүрә басып алкышлавы турында язган. «Кемнәр күрмәгән — махсус сезнең өчен бирегә урнаштырабыз. Шигырьнең авторы: әнинең сеңлесе — Миләүшә апа Гәрәева», — дигән ул.
Инстачылар Рөстәмнең сынмас рухына соклануларын белдергәннәр. «Нинди көчле кеше. Сау, таза, ләкин мәгънәсез тормыш алып баручыларны аның алдында тезләндерер идем», Бик матур сөйли икән татарча Рөстәм! Еламыйча тыңлап булмый», «Бары тик уңышлар, беркайчан да бирешмә, гел алга бар», — дип язалар алар.