Паралимпияче Рөстәм Нәбиев кулларында Эльбрус тавына менгән
Башкортстан егете хисләрен тыя алмыйча елаган видеосын куйган.
Паралимпияче Рөстәм Нәбиев Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны яулаган. Ул Инстаграм сәхифәсендә максатына ирешкән видеосын элгән. Анда ул тауга менүен хатынына һәм кызларына багышлавын әйтә. Блогер хисләрен тыя алмыйча елый.
«Бу максатыма озак килдем — 15 сәгать кулларымда 13 чакрым уздым», — дип язган Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган Башкорстан егете.
Блогерның виртуаль дуслары аның белән бергә шатлыктан елаулары, аның өчен борчылулары һәм аның белән горурланулары турында язган.
Татарстан артистлары да Рөстәмне котлап, комментарийлар калдырган:
«Котлыйм, дустым. Үзеңне җиңә алу — иң зур җиңү», — дип язган пародияләр остасы Данир Сабиров.
«Рөстәм, син биик көчле кеше!!! Безгә яшәргә көч бирүче. Афәрин!» — дип комментарий калдырган Рифат Зарипов.
«Брат, сүзсез… Син булдырдың!» — дип язган Рамил Шәрәпов.
«Елаттың, әмма булдырдың! Ничә көн, ничә төн борчылдык синең өчен! Исән-сау кайтып җит!» — дип теләгән Алмаз Мирзаянов.