Паралимпияче Рөстәм Нәбиев блогерлар китап укырга тиеш дип саный
Паралимпияче Рөстәм Нәбиев блогерлар китап укырга тиеш дип саный
Фаҗигале төстә ике аягын җуйган егет, танлыган инстаблогер Рөстәм Нәбиев китаплар укый башлаган.
"Мин даими рәвештә китап укуның дөньяны танып белүдә барлык чикләрне дә җимерүенә инандым", - дип яза инстаграмында Рөстәм.
"Дөресен әйтим, мин китап укырга яратмыйм. Әмма блогерлык белән шөгыльләнә башлагач, китап уку кирәклегенә инандым. Озын постлар яза башлагач, сүз байлыгым җитмәве, үз фикерләремне дөрес итеп җиткерә алмавым, цитаталар һәм мисаллар китерә белмәвем белән очраштым. Боларның барысына да китап укый башлагач кына ирештем", - дип аңлата ул.
- Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләре карамагындагы дүрт катлы казарманың түшәме җимерелгәндә хәрәбәләр астында калып, ике аягын югалта. Фаҗигале төстә саулыгын җуеп, зур сынаулар узган һәм сынмаган егет Рөстәм Нәбиев бүген Паралимпия уенчысы, танылган спортчы һәм инстаблогер.