news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Паралимпияче Динар Мифтахов: «Төшенкелеккә бирелмәдек. Яшибез. Яшәргә кирәк»

«Яратып эшләгән эшеңдә генә нәтиҗәгә ирешәсең», – ди армрестлинг буенча күп тапкыр Россия чемпионы, Европа һәм дөнья чемпионатларының бронза призёры, паралимпияче Динар Мифтахов.

news_top
Паралимпияче Динар Мифтахов: «Төшенкелеккә бирелмәдек. Яшибез. Яшәргә кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Динар Мифтахов белән бер-ике көн алдан «Татмедиа»да очрашырбыз, дип сүз куешкан идек. Ләкин очрашыр вакыт килеп җиткәч, һава торышының җылы һәм матур булуын күреп, әңгәмәне бинада түгел урамда уздырырга кирәк, дигән уй килде.

Ул машинада килеп туктады. Исәнләшкәннән соң мин үз тәкъдимемне әйтергә дә өлгермәдем, Динар минем нәрсә әйтәсемне сизгәндәй:

Урамда гына сөләшәбезме соң? – дип әйтеп куйды.

Шулай аның белән «Фестиваль» бульварына юл тоттык.

«Бу паркны якыннан күргәнем юк иде. Машина белән яныннан гына узып китә идем», – диде Динар. Аның белән икебез өчен дә уңайлы урын табып, әңгәмәбезне башлап җибәрдек.

«Үзебезнең гимн һәм Россия флагы белән чыгыш ясаячакбыз»

Динар Мифтахов – паралимпияче, спортчы. Тиздән аның карьерасы өчен чираттагы мөһим ярышларының берсе булачак – 28 октябрьдә Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты узачак.

Билетлар алынган, отельләр түләнгән, – дип елмая ул.

Бу юлы беренче урынны алыргадыр инде?

Аллаһ боерса, өметләр зурдан, – ди ул.

Хәзерге вакытта спортчы ярышларга җитди әзерләнә. Атнага 3-4 тапкыр тренировкалар, катгый режим…

Россия спортчыларын 4 ел кертмәделәр. Инде менә быелдан алып үзебезнең гимн һәм Россия флагы белән чыгыш ясаячакбыз. Кертмәгәнгә карап тормадык, шөгыльләндек, әзерләндек. Бирешмәдек. Аның турында уйламадык. Моның вакытлыча икәнен белдек. Тагын да көчләр җыйдык, – ди Динар.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Һиндстанда узачак чемпионат Динарның спорттагы беренче зур ярышлары түгел. Ул армрестлинг буенча күп тапкыр Татарстан, Россия чемпионы, Европа һәм дөнья чемпионатларының бронза призёры. Әмма армрестлингка килгәнче, спорт юлын Динар башка юнәлештә башлап җибәрә.

2013-2017 елларда ул ишкәк ишү белән шөгыльләнә һәм Россия җыелма командасында була. Россия чемпионатында, кубогында катнаша. Халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе генә булмый.

«Һәр спорт төрендә дә көчле спортчылар бар, көчсезрәкләр юк»

Армрестлингта исә Динар үзенең мөмкинлекләрен тулырак ача алган. Спортның бу төренә ул 2019 елда килә һәм шул ук елны дөнья чемпионатында да катнаша.

Бу спорт төренә дус малайлар тәкъдиме буенча килдем, дисәң була. Аңа кадәр дә мәктәптә укыганда ук кызыксындым. Малайлар белән үзара көрәшә идек. 2019 елда миңа: «Барып карамыйсыңмы? Ярышып карамыйсыңмы?» дип тәкъдим иттеләр. 2019 елда Сочида Россия чемпионатында катнаштым. Шунда өченче урында калып, резерв составка эләгеп, шул ук елда дөнья чемпионатына барырга туры килде. Анда сул кулда көрәшеп, өченче урынны алдым. Шул вакытта кичергән шатлык хисе. Ул бит дөнья чемпионаты. Җитди көндәшләр. Төбәкара гына түгел. Ул вакытта үзем белән горурландым. Шуннан дәртләнеп, тагын да ныграк шөгыльләнә башладым, – дип сөйләде Динар.

Фото: © Европа чемпионаты, Венгрия, Будапешт шәһәре. Фотоны Динар Мифтахов тәкъдим итте.

Биш ел дәвамында ишкәк ишү белән шөгыльләнгән спортчының армрестлингка күчүенә нәрсә сәбәп булган?

Физик мөмкинлекләрем ягыннан армрестлингта күбрәк нәтиҗәгә ирешә алачагымны аңладым. Һәрберебезнең билгеле бер классификациясе бар. Бу безнең травма белән билгеләнә. Ишкәк спорт төрендә андый классларга бүленми идек. Ишкәк ишү спортына караганда монда физик яктан күбрәк мөмкинлекләр күрдем. «Монда көчсезрәкләр икән, мин дә шунда барыйм әле», дип түгел. Һәрбер спорт төрендә дә көчле спортчылар бар, көчсезрәкләр юк, – ди ул.

Динарның дөнья чемпионатына эләгү тарихы да кызыклы. Ул бу турыда сөйләгәндә: «Язган ризык теш сындырып булса да керә», дигән халык әйтеме исемә төште.

Армрестлинг спортына килгәндә, һәрберебезнең авырлык категориясе бар. Һәр категориядә билгеле кешеләр бар. Шуның беренче һәм икенче номеры төп составка керә һәм өченче номер резервта кала. 2019 елда, икенче номер дөнья чемпионатына бара алмагач, мин резерв номерында була торып, аның урынына бардым, – дип сөйләде спортчы.

Динар Мифтахов мөмкинлекне кулланып кына калмый, туган якка медаль белән дә кайта.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Спортчы кеше өчен иң мөһиме ул – режим»

Теләсе нинди эштә уңышларга ирешү өчен талант кына җитми. Динар сүзләренчә, спортта спортчының көн тәртибе һәм режим да зур роль уйный:

Спортчы кеше өчен иң мөһим нәрсә ул – режим. Режимны куеп, шул режимда яшәп, ашап, шөгыльләнсә, үзенең куйган максатына ирешә ала. Үзеңә режим төзисең. Анда тору-яту, ашау, тренировка вакыты куелган була, – дип аңлатты ул.

Армрестлингта физик әзерлек аеруча мөһим. Травмалар алмас өчен, Динар аеруча сеңерләрен ныгытырга кирәклеге турында сөйләде.

Атнага 3-4 тапкыр ОФП (гомуми физик әзерлек – авт. искәрмәсе) да ясыйм, үземнең билгеләнгән юнәлеш буенча төрле авырлыктагы гантельләр белән кулның сеңерләрен дә ныгытам. Армрестлингта нык сеңерләр кирәк, – ди Динар.

Зур җиңүләр җиңелүләрсез килми

Ярышларда көчле көндәшләр белән дә очрашырга туры килә. Динар да үзенең иң истә калган ярышлары турында сөйләде.

Көчле, көрәшергә кызык көндәшләр бар инде ул. Иң авыр көндәш… Мин авыр көндәш дип тә әйтмәс идем аны. Безнең бит билгеле тәртипләр бар. Ялгыш хәрәкәтләр өчен «фул» дигән әйбер бирәләр. Мисал өчен, әгәр дә синең терсәк күтәрелде икән, сиңа «фул» бирәләр. Мин, кулым ычкынып китеп, Хорватия кешесенә җиңелдем. Быел дөнья чемпионатында аның белән тагын очрашырга туры киләчәк, Аллаһ боерса, – ди ул.

Спорт Динарны төрле ил кешеләре белән таныштырган. «Сез, спортчылар, бер-берегезне таныйсыздыр инде?» – дип сорыйм. «Әйе, күбесенчә. Һәрбер илне беләбез инде. Ерактан күрсәк тә, карап, бер-беребезне танып киләбез, күрешәбез. Бер-беребезнең телен белмәсәк тә», – ди Динар.

Спорт берләштерә, кыскасы…

Зур җиңүләр җиңелүләрсез килми. Динар бу хисне ничек кичергәнен сөйләде:

Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Бу – спорт. Бүген – син, иртәгә – бүтән кеше, дигәндәй. Үзеңә нәтиҗә ясыйсың да, алга таба шөгыльләнәсең. Тренировкаларыңны бераз үзгәртәсең. Тагын да күбрәк шөгыльләнә башлыйсың. Тренировка ягыннан дөресрәк юнәлешне сайлыйсың. Күбрәк спаринглар ясыйсың, – ди Динар Мифтахов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Кешеләргә протез алырга булышабыз»

Спорт Динарның тормышында зур урын алып тора. Ләкин аның һөнәри эшчәнлеге башкаларга ярдәм итү белән бәйле.

Мин мәктәптән соң юрист һөнәрен үзләштердем. Һөнәр буенча эшләмәдем. Бүгенге көндә спорт белән шөгыльләнәм, мөмкинлекләре чикле кешеләргә протезлар алырга ярдәм итәм, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Бүгенге көндә Динар «Ритм» протезлау һәм реабилитация үзәгендә менеджер булып эшли. Ул махсус хәрби операциядән аяксыз, кулсыз әйләнеп кайткан кешеләргә протез алырга ярдәм итә. Әлеге оешманың җитәкчесе үзе дә мөмкинлеге чикле кеше.

Без пациентларга кирәкле документларны җыярга булышабыз. Протезны ничек алырга икәнен адым саен аңлатабыз. Ул протез алганга кадәр аның белән булабыз, – дип аңлатты Динар.

«17 яшьтә мотоциклда барганда, юлны күрмичә дамба астына киттем»

Динар бүгенге көндә коляскада хәрәкәт итә. 2008 елда ул кич белән мотоциклда йөрергә чыга һәм юл һәләкәтенә очрап, умыртка баганасын сындыра.

Кич чыкканда, юлны күрмичә, дамба астына киттем. Ул вакыйга онытылды инде. Артта калган... Миңа ул вакытта 17 яшь иде. Бернәрсә дә эшләп булмый. Хәзер өлгермәгәнне куып тотабыз, куып тоттык та инде. Әти-әниемә аерым рәхмәт. Алар бөтен уңайлыкларны да булдырдылар. Үземдә дә «төшенкелеккә бирелергә ярамый, алга барырга, шөгыльләнергә кирәк», дигән уй булды. Төшенкелеккә бирелмәдек. Яшибез. Яшәргә кирәк, – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Динар Мифтахов белән сөйләшкәндә дә аның көчле, бирешмәс холкын сизми мөмкин түгел иде. Егетнең йөзеннән елмаюы китми, күзләрендә тормышка булган зур кызыксыну чагылып тора. Әлеге вакыйга аның тормышын өстен аска китерсә дә, ир-ат бирешмәгән, тормыш тудырган яңа шартларда яшәргә өйрәнгән.

2011 елда әти-әнисе Резидә апа һәм Дамир абый улларына машина йөртү өчен таныклык алырга киңәш итә. Аларны тыңлап, Дамир таныклык ала һәм шул вакыттан бирле машинада йөри башлый.

Шартлар булмаса, үзең тудырасың. 2011 елда машинада йөрергә таныклык алдым. Шуннан бирле машинада йөрим. Махсус, кул белән идарә итә торган идарә куйдым. Авыр димәс идем. Теләгән кешегә авыр булмый, – ди ул бу турыда.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Яраткан эшеңдә генә нәтиҗәгә ирешәсең»

Динар моңа кадәр туган җире Кама Тамагында яшәгән. Ике ел элек Казанга күченгән. Хәзерге вакытта «Олимпиец» спорт комплексында шөгыльләнә. Динарның сүзләренчә, ул бирегә йөрүче бердәнбер паралимпияче.

Анда шөгыльләнүчеләр арасында мин генә мөмкинлеге чикле кеше. Безнең спорт комплекска теләге булган һәркем килә ала. Бүгенге тренерыма Айрат Әхмәт улы Кыямовка зур рәхмәт. Без бүгенге көндә бергә эшлибез. Аның белән бер команда булып йөрибез, – диде ул.

Фото: © Динар Мифтахов әти-әнисе һәм тренеры белән. Фотоны Динар Мифтахов тәкъдим итте.

Әңгәмә ахырында Динар Мифтахов белән аның киләчәккә планнары һәм хыяллары турында да сөйләштек. Спортчы үзенең иң зур хыялы белән бүлеште.

Безнең спорт төрен 2032 елда Олимпиадага керттеләр. Аллаһ боерса, алга таба шөгыльләнеп, Олимпиадага барырга һәм тагын да зуррак уңышларга ирешергә иде. Шул инде – спортчының иң төп хыялы.

Хыяллар... Башта уйлар бик күп. Максатыңа таба барасың. Ирешәсең. Хыял шулдыр инде ул. Спорт төрендә, эшләгән эшләремдә дә зур уңышларга ирешеп, әни-әтине, туганнарны, дусларны сөендереп, бергәләп аралашып яшәргә. Кешегә күпме кирәк... – ди ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Адәм баласы тормышында төрле сынаулар аша үтә. Кайбер вакыйгалардан соң кемнәргәдер янәдән элеккечә яши башлап булмас кебек тоелырга да мөмкин. Әмма авырлыклар алдында туктап калмыйча, үзеңдә көч табып алга таба атлаучылар да бар. Динар да шундыйлардан. Ул язмыш сынавыннан соң, спортта үз урынын тапкан, зур уңышларга ирешкән һәм бүгенге көндә үзе дә башкаларга ярдәм итеп яши.

Укучыларыбызга, бәлки, охшаш хәлгә юлыккан кешеләргә Динар Мифтаховның киңәшен җиткерәсем килә.

Төшенкелеккә бирелмәскә. Үзеңә ошаган һөнәрне табып эшләргә. Яратып эшләгән эшеңдә генә нәтиҗәгә ирешәсең. Безне Аллаһ Тәгалә шушы дөньяга җибәргән бит инде. Шуңа күрә яшәргә, матур тормышларны күрергә кирәк, – диде Динар.

Алга таба да Динар Мифтаховның спортта зур җиңүләрен күрергә насыйп булсын. Якташыбызга чираттагы ярышларында уңышлар телик.

  • Динар Мифтахов – паралимпияче. Күп тапкыр Татарстан, Россия чемпионатлары җиңүчесе. 2019 елда Румыниядә узган дөнья һәм 2026 елда Венгриядә үткәрелгән Европа чемпионатларының бронза призёры. 2023 елда спорт мастеры исемен алган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар