Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пар күгәрченнәр идегез, Алсу-Әнәс»: Чистай юлында 22-24 яшьлек өч кешенең гомере өзелде

news_top_970_100
«Пар күгәрченнәр идегез, Алсу-Әнәс»: Чистай юлында 22-24 яшьлек өч кешенең гомере өзелде

Кичә кич Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә коточкыч юл һәлакәте булган. Анда «Скания» йөк машинасы, «Семерка» һәм «БМВ» машиналары бәрелешкән.

Бөтен машиналар да юл кырыена чыгып очкан. «БМВ» машинасында утырган 24 яшьлек йөртүче һәм 22 яшьлек пассажир, ВАЗ-2107 машинасының 23 яшьлек шоферы урында ук һәлак булган.

Фаҗигадә һәлак булган яшь парның кемнәр булуы билгеле.

Теләче блогеры Рафилә Шәмсетдинова иртәдән үк кайгылы хәбәрне җиткерде.

«Иртәдән яшен сукты. Син бу дөнья өчен «слишком» идеаль идең… Ышана алмыйм… Алсуыбыз… Иннә лилләһи иннә иләйхи раджигун. 22 яшендә… Я Раббым. И, җаныкаем. Безгә ничек кыен, якыннарга ничек түзәргә. Пар күгәрченнәр идегез, Алсу – Әнәс. Китүен дә бергә киттегез. Урыннарыгыз җәннәттә булсын. Коточкыч кайгы. Фәния, Лилия апа, Алсу, Әнәснең барча туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен сезгә», – дип, җан халәтен җиткерде блогер.

Юл һәлакәте булган урында прокуратура тикшерү башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100