Матур датада – 2026 елның 26 июнендә Татарстан ЗАГСлары 600гә якын никахны теркәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иткәннәр.
«Тантаналар республиканың 45 мәйданчыгында: никахлашу сарайларында һәм күчмә локацияләрдә узды. Агымдагы елның беренче яртысында 26 июнь иң популяр көн булды. Иң күп никахлар (114 никах) Казанда теркәлде. Шулай ук Чаллыда (74), Арчада (23), Түбән Камада (21), Тукай районында (22), Әлмәттә (16) дә язылышучылар күп булды», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
«Республикада никахны теркәү өчен иң популяр айлар - июль һәм август. Узган ел никахларның 30 проценты шушы айларга туры килгән. Никахларны дәүләт бәйрәмнәре – Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көннәрендә теркәү дә популярлаша бара», – ди ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.