Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Папины дочки» сериалы йолдызының баласы туган

Яшь әни үзенең инстаграм сәхифәсенә өчәү бергә төшкән фотоларын куйган.

news_top_970_100
«Папины дочки» сериалы йолдызының баласы туган
инстаграмнан скриншот

Актриса Лиза Арзамасова әни булган. Ул «Папины дочки» сериалында Галина Сергеевна булып уйнаган иде. Актриса үзенең социаль челтәр битендә Илья һәм яңа туган балалары белән бергә төшкән фото урнаштырган. Фото астына: «Бәхет А һәм А», — дип язып куйган.

Комментарий язучылар яшь әнине котлап, гаилә бәхете теләп калганнар.

Йолдызлы гаилә булачак баласына нинди исем кушачакларын алдан әйтмәгән иде. Шулай да Илья Авербухның иптәше гаиләнең малай көтүе турында хәбәр иткән. Танылган фигуралы шуучы инде икенче тапкыр әти булган. Аның фигуралы шуучы Ирина Лобачевадан туган Мартин исемле 16 яшьлек улы бар. Ул әтисе белән яши.

Илья Авербух белән Лиза Арзамасованың яшь аермасы - 22 ел. Спортчы сөйләвенчә, ул хатынын ярата һәм бәхет өчен башка нәрсә кирәкми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100