Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Паникага бирелеп, азык-төлекне котырып алалар да бәяләр арта дип сөрән салалар...

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза халыктагы «көтү синдромы»ның бөтен билгеләрен тәфсилләп язган.

news_top_970_100
Паникага бирелеп, азык-төлекне котырып алалар да бәяләр арта дип сөрән салалар...
Гөлназ Хәбибуллина

«Паника - иң куркыныч нәрсәләрнең берсе. Каушаган кеше теләсә нинди мәгънәсезлек эшләп ташларга мөмкин. Нәкъ шуның белән шөгыльләнә дә безнең халык. Шул паника хисенә бирелеп, кибетләрдәге азык-төлекне котырып алалар да, аннан бәяләр арта диеп сөрән салалар. Шулай котырып алучы булгач, билгеле, арттыралар бәяне, «диваналар» бар бит!

Халык кибетләрдәге бәяләрне арттырып бетерде, инде даруханәләргә күчте… Ә бәяләрнең бер күтәрелгәч төшми торган начар гадәте бар! Әгәр чынлап ачлык килсә (Аллаһы сакласын), барыбер озакка җитмәячәк ул ризыклар! Миңа шунысы кызык, без кешеләр, үзебезне акыллы җан ияләренә саныйбыз, ә хайваннардан да болайрак итеп аңгыралыклар кылабыз… Адәм баласы коткыга бирелергә ярата! Ни өчен?! Чөнки күп кешеләр үз «кузысы» (кокон) эчендә яшиләр. Миңа кагылмыйлар икән, шул җитә, ә калганнар ник кадалып китмиләр шунда! Миңа калса, болар барысы да наданлыктан килә, укый-яза белү һәм акча санарга өйрәнү генә укымышлылык түгел шул. Уку йортлары биргән белем генә җитми тормыш итәргә. Дөнья әдәбияты, бөек кешеләрнең үрнәкләрен өйрәнүне кулай күрми безнең халык. Зыялык җитми, рухи байлыклар юк. Үзе белгәнчә, билгеле бер дәрәҗәгә җиттем ди дә шул җитә, башка бер нәрсәне дә белергә теләми.

Безнең халык гайбәт тыңлап яши, шул гайбәт дәрәҗәсендә корган үз тормышын. Шуннан чыга алмый, чөнки гайбәт җәлеп итәрлек итеп сөйләнә, дөреслеккә караганда татлырак. Әлбәттә, кешеләр көтү формасындагы сурәттә яшәргә яратылган җан ияләре. Әйдәп баручысыз (көтүчесез) яши алмый кешеләр. Шуңа да, күпчелек нәрсә кычкыра, башкалар шуны эләктереп алалар.

Мин үзем авыл баласы, бәрәңге алуны гына үрнәк итеп алыйк. Ел саен: «Быел бәрәңге алырга иртә чыкмыйбыз, кеше теләсә нәрсә эшләсен!» — дигән булалар. Бары бер кешенең бакчага чыгып казына башлавы җитә, «Кеше бәрәңгегә чыккан анда, вакыт җиткән!» — диеп башкалар да чыгалар, елдан-ел шул хәл кабатлана. «Джентельмены удачи» фильмын хәтерлисез бит? «Алибаба, ты зачем побежал?!» «Все побежали и я побежал»! Менә шулай, баш миен эшкә җикми генә яши бирәбез, кеше нәрсә эшләсә, без дә шуны эшләрбез, Аллаһы саклар әле! Шуннан башка нәрсә белмибез! Үз фикере булган кеше бик сирәк. Шундый мәзәк бар бит: «Иртәгә сезне асабыз, иртәнге тугыздан да соңга калмый килеп җитегез! Сорауларыгыз бармы?!» «Бар — бау белән сабынны үзебез белән алып килергәме, әллә сез бирәсезме?» Кесәдән генә йодрык күрсәтеп тик яшибез! Хәер — кесәдәге йодрыкны йомарларга да баш кирәк бит!.. Ә чыгарып йодрык селкер өчен бөтенләй көчле холык кирәк!

Бу гамәлләрне күреп, гаҗәпләнүдән башка хис тоя алмыйм! Безнең халыкта көтү синдромы», — дип язган ул үзенең ВКонтакте сәхифәсендә.

«Дөп-дөрес, Илсур. Кызганыч, без шундый күпкырлы җәмгыять инде. Бер-беребез белән ярыша-ярыша әйбер җыябыз. Әле бер укытучы-пенсионерның язганын укыган идем. Ул күп әйберләр алырга өлгергәне турында сөйләгән.

Бар нәрсәне алып бетереп булмый шул, сез әйтмешли. 90нчы еллар кире килмәсен. Иң мөһиме - хезмәт хакларын, пенсияләрне вакытында бирсеннәр», — дип җөпләп куйган аны бер виртуаль дусты.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100