news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Паник һөҗүмнәрем бетте» - Ильмира Нәгыймова тынычлануы хакында сөйләгән

news_top

Җырчы Ильмира Нәгыймова, Марат Яруллин белән аерылышканнан соң тормышы җайланып китүе, сәламәтлеге белән проблемалары кимүе хакында сөйләгән.

«Мин тынычландым, дуслар, Аллаһыма мең шөкер. Паник һөҗүмнәрем бетте. Инде ярты ел алар юк. Моңа кадәр, бик еш була иде… Организм барысын да сизгән», – дип язган ул, «подписчик»ларының сорауларына җавап биреп.

Ильмира паник атакалар, ягъни паник һөҗүмнәрдән интегүе хакында үзенең сәхифәсендә сөйләгән иде. Аз гына борчылса да, җырчыга һава җитми, ул тыела алмыйча елый башлый. Аңын җуйган вакытлары да була. Ильмира Нәгыймова бу хәлдән табиблар да, антидепрессантлар да булышмавы хакында әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар