Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемиянең файдасы: Ризат һәм Зинира «Могҗиза көткәндә» темасына фотосессия ясаган

Иҗади гаилә икенче сабыйларын көтә.

news_top_970_100
Пандемиянең файдасы: Ризат һәм Зинира «Могҗиза көткәндә» темасына фотосессия ясаган
Салават Камалетдинов

Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче сабыйларын көтә. Иҗади гаилә шул уңайдан «Могҗиза көткәндә» темасына фотосессия ясаган.

Җырчыларның виртуаль дуслары бу яңалыкка шатлануларын һәм аларга соклануларын белдергән.

«Ничек шулай матур да, бәхетле дә, сәләтле дә булып була икән ул, ә? Сез Аллаһның сөекле бәндәләредер, ахрысы. Айгизәгез дә, сөбханалла, оста җырчы булырга охшап тора. Яратам, хөрмәт итәм сезне»;

«Менә, ичмасам, кайбер жырчылар кебек алдан кычкырмадыгыз»;

«Пандемия артистларга файдага булды. Бер-бер артлы сыптыралар бала тудыру йортына»;

«Текә, сез хәзер дүртәү» кебек комментарийлар да калдырганнар.

Инстачылар арасында малай көтүчеләр дә бар. Ә җырчылар әлегә кемне көтүләре турында хәбәр итми.

«Элек эч күренмәсен өчен киң күлмәкләр кия идек, кешедән оялып кына йөри идек. Хәзер бөтен дөньяга корсак күрсәтәләр», — дип шелтәләп тә алган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100