Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемиядән соң туризм: «сәламәтлек паспорты» нәрсә ул һәм аны ничек алырга?

Хәзер сәяхәтчеләр «сәламәтлек паспорты», «иммунитет паспорты»ннан башка ял итәргә йөри алмаячак.

news_top_970_100
Пандемиядән соң туризм: «сәламәтлек паспорты» нәрсә ул һәм аны ничек алырга?
pixabay.com/ru

Ил чикләрен кайчан ачачаклары әле билгеле түгел, әмма Грециядә, Төркиядә, Израильдә һәм башка илләрдә җәйге яллар сезонына инде әзерләнәләр. Италия һәм Испания курортлары пляжларны куркынычсыз һәм бар кешегә дә үтемле итү җаен эзли. Дөрес, әлегә үз гражданнары өчен генә. Пандемиядән соң туризмның ничек булачагы турында РИА Новости язмасы. 

Виза алу өчен тест

Башта табибка, аннан соң гына виза алырга яки аэропортка бару. Әле апрель уртасында ук шенген визасы мәсьәләләре буенча Европа мәгълүмати ресурсының бәйсез эксперты Гранит Садику пандемиядән соң туризмның шундыйрак булачагын фаразлаган иде. Коронавируска тест узмыйча, беркая да кертмәячәкләр.

Еврокомиссиядә моны шәрехләмәделәр, әмма Садику туристик оешмаларны хуплый. Мәсәлән, Грециядә чит ил гражданнары өчен «сәламәтлек паспорты» кертергә җыеналар.

Хорватиянең туризм министры Гари Каппелли Европа Союзының барлык дәүләтләрендә дә гамәлдә булачак «COVID-19 паспорты» кебегрәк гомуми документ» турында фикер алышулар бара дип белдерде.

Белешмәне кайда бирәчәкләр?

Россиядә коронавируска түләүле тестны ясап була, тик бөтен төбәкләрдә дә түгел. Моның белән шәхси лабораторияләр шөгыльләнә. Күптән түгел бу төр хезмәт Домодедово аэропортында да барлыкка килде, нәтиҗә өч-биш көннән билгеле була. Шулай ук табибларны өйгә дә чакыртырга була.

Апрель уртасында Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә экспресс-тест буенча эксперимент уздырып карадылар. Дубайдан Туниска оча торган барлык пассажирларны да ун минут эчендә тикшереп чыктылар. Авиакомпаниянең баш операцион директоры Адель Аль Редха әйтүенчә, башка юнәлешләр белән дә шулай ук эшләячәкләр.

Паспорт кына ярдәм итмәячәк

Дөрес, экспертлар «сәламәтлек паспорты» һәм сәяхәт алдыннан булган карантин — панацея түгел дип белдерә. Чөнки турист аэропортта да, таксида да, ял урынында да вирус йоктырырга мөмкин.

Шулай ук коронавируска антитәнчекләр булу турындагы иммунитет паспорты да пропуск була алмый. «Авырып алган кеше икенче тапкыр вирус йоктырырга сәләтле түгел дигән рәсми дәлилләр әлегә юк, — диде РМАПО профессоры Андрей Свистельник. — Шуңа күрә авырудан терелү әле бернәрсә дә аңлатмый».

Өстәвенә, «иммунитет паспорты» иминлек иллюзиясе булдырырга һәм шул сәбәпле, авыруның кабаттан күпләп таралуына китерергә мөмкин.

Сусыз, ризыксыз һәм өченче пассажирдан башка

Авиакомпанияләр социаль дистанция алымын сыный. Таиландта 1 майдан эчке рейсларны яңартып җибәрделәр. Ләкин, яңа кагыйдәләр буенча, самолеттагы урыннарның 70 проценты гына бирелә (уртадагы урыннарны алырга ярамый). Пассажирлар битлектән булырга тиеш, ә бортка бернинди эчемлекләр һәм ризыклар алып керергә ярамый.

Самолет интерьерлары белән шөгыльләнә торган Италия компаниясе пассажирларны утыртуның ике схемасын тәкъдим итте. «Янус» — утыргычларны каршы якка җәеп һәм пассажирларны үтә күренмәле материал белән аерып кую. Икенче вариант — һәр утыргыч өстенә япкыч кую.

Шәмәхә билге һәм кабинкалар

Испаниядә пляжларда социаль дистанция булдырырга планлаштыралар. Моның өчен төрле барьерлар кулланылачак — конуслар, баулар. Ләкин әлегә сүз җирле халык турында гына була. Covid Free (инфекция куркынычы булмаган) ял зоналары булдыру фаразлана.

Италиядә плексиглас (органик пыяла) кабинкалар һәм «тере» читәннәр барлыкка киләчәк.

Израильдә якын көннәрдә отельләр өчен «шәмәхә билге» дигән махсус стандарт эшләячәкләр, ул пандемия чорында эшләргә рөхсәт бирә. Башта кунакларны циммерларга — зур булмаган коттеджларга, шулай ук аерым керү ишеге булган номерлы кунакханәләргә кертәчәкләр. Соңыннан калганнарын ачачаклар, әмма ашамлыкларны номерга китерәчәкләр һәм җәмәгать урыннарын кулланырга ярамаячак. Соңыннан кафе һәм рестораннар эшли башлаячак һәм алар да социаль дистанцияне саклаячак.

Мисырда кунакханәләрне 25 процентка тутырырга рөхсәт итәчәкләр. Кунаклар һәм хезмәткәрләр өчен COVID-19 вирусы булмау турында белешмә мәҗбүри.

Төркиядә ял итүчеләргә классик «все включено» системасына өметләнергә кирәкми. Туристларга а-ля карт сервисын тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ә өстәлләр бер-берсеннән куркынычсыз ераклыкта урнаштырылачак. Шулай ук башка чикләүләр дә булачак. 

Ял кыйммәтләнәчәк һәм кичектереләчәк

Турлар кыйммәтләнәчәк дип ышандыра экспертлар. Авиакомпанияләр һәм отельләр күп кенә клиентларын югалтачак. Ә куркынычсызлык чаралары, мәсәлән, бүлмәләрне һәм аш-су приборларын стерильләштерү персоналны арттыруны таләп итәчәк.

Ләкин Россия туроператорлары якын арада чит илгә чыгуга өметләнмәскә кирәк дип кисәтә. «Чикләр ачылганын көтәргә кирәк, — диде зур туроператор генераль директоры Анна Подгорная. — Әлегә бу мәсьәлә, шулай ук кунакханәләр эшчәнлеге һәм «сәламәтлек паспортлары» буенча төгәл мәгълүмат юк». 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100