Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемия вакытында йөрәкне саклау өчен биш кагыйдә

«Коронавирус вакытында йөрәк авыруларының хроник формасы белән авыручылар аеруча сакланып йөрергә тиеш», — ди табиб.

news_top_970_100
Пандемия вакытында йөрәкне саклау өчен биш кагыйдә
https://pixabay.com

Вирусның йөрәккә тәэсире мөмкин кадәр кимрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнлеген Курск өлкәсе клиник хастаханәсе кардиологы Павел Трудов сөйләде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.

«Коронавирус вакытында аеруча да йөрәк авыруларының хроник формасы белән авыручы кешеләргә сак булырга кирәк. Ковид белән авырганнан соң еш кына тахикардия, миокардит, хәтта яшьләрдә дә депресия очраклары күзәтелә. Андый пациентлар даими психолог яки психотерапевтта тикшеренеп торырга тиеш», — ди кардиолог.  

Йөрәк эшчәнлегенең тотрыклылыгы өчен дарулар табиб күрсәтмәләре буенча гына кабул ителергә тиеш. Аның эшчәнлеген яхшырту өчен иртән физкультура ясау ярдәм итә. 

«Әгәр спортзал яки фитнес-үзәккә йөрү мөмкинлегегез юк икән, „Тормыш — хәрәкәт“ дигән гыйбарәне искә төшерегез. Спортзалга йөрүчеләргә кардиокүнегүләр ясарга була, аларны беркем дә тыймый», — ди Трудов. 

Статистик мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта инфаркт яшәрә башлаган. Кызганычка каршы, табибларга яшь ир — атлар йөрәк авыруларының инде азган формасы белән бик еш мөрәҗәгать итә икән. 

«Спорт белән шөгыльләнү һәм кардиологларның аерым киңәшләрен үтәүдән тыш, һәр кешегә биш кагыйдәне истә тотарга кирәк», — дип искә төшерә табиб. Ул да булса сәламәт яшәү рәвеше, хәрәкәт итү, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тарту.

«Стресстан беркая да качып булмаганлыгын аңлыйм. Аны тормышыбыздан чыгарып ташлый алмыйбыз. Әмма бөтен нәрсәне дә йөрәгегезгә якын алырга кирәкми. Барысы да чама белән булырга тиеш», — дип киңәш итә Трудов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100