Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пандемия генә комачау итмәсә» — Виталий Агапов гаиләсендә зур вакыйга көтелә

13 августа җырчының кече улы Владислав өйләнә. Килен - татар кызы.

news_top_970_100
«Пандемия генә комачау итмәсә» — Виталий Агапов гаиләсендә зур вакыйга көтелә
Владимир Васильев

ТР халык артисты Виталий Агапов «Интертат» хәбәрчесенә зур сөенечен хәбәр итте. 

Җырчының кече улы Владислав өйләнергә җыена икән. 

«Март аенда Айдар Галимовның концертында йөргән кызына тәкъдим ясаган иде. Пандемия булганга, кыенлыклар килеп чыкмаса, туйны 13 августка билгеләделәр. Булачак киленебез татар кызы. 

Зурысының дә очраша торган кызы бар. Алар бит егет булып җитү белән үк караштырып йөри башлыйлар», — дип сөйләде Виталий Агапов. 

«Интертат»ка биргән әңгәмәсендә Виталий Агапов уллары тормыш иптәше сайлаганда кем булса да каршы килмәячәге турында әйткән иде. "Мәхәббәткә дин дә, милләт тә комачау итәргә тиеш түгел. Үзләре кемне сайлый, без шул кәләшне кабул итәргә әзер", - диде җырчы.

Виталий Агаповның ике улы да үзе кебек талантлы, виртуоз баянчылар. Владислав, Виктор Агаповлар һәм Виталий Анисимов дигән егет «Керәшен егетләре» триосы буларак чыгышлар ясый. 

«Бүгенге баянчылар бетеп барган заманда аларның уйнавын халык бик яратып кабул итә. Улларым ИлГәрәй, Әнвәр Нургалиев төркемнәрендә дә чыгыш ясыйлар. Йөрмәгез дип әйтмим. Ләкин минем аларны сәхнәдә нәкъ менә „Керәшен егетләре“ проекты белән күрәсем килә», — ди Виталий Васильевич.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100