Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемия (Гүзәл Сөнгатуллина, «Чаян» журналы)

Пандемия… Шул пандемия башлану белән гаиләбезнең асты өскә килде.

news_top_970_100
Пандемия (Гүзәл Сөнгатуллина, «Чаян» журналы)

Инде картым белән култыклашып урамга чыгулар да бетте. Кая чыгасың? Икебезгә бер битлек. Беребез чыкса, икенчебез өйдә утыра. Аннары аны юабыз, киптерәбез дә, тагын кияргә була. Ә ничек башкача? Пенсиябезгә ашаргамы, әллә битлек сатып алыргамы?

Әле, җитмәсә, теге ЖКХ дигән нәрсә дә бәяләрне күтәреп тора. Шулай булгач, парлашып йөрикмени?.. Бер көнне сүз чыкты, картларга вакцина ясатырга кирәк икән.

— Карчык, син бүген бар, мин икенче көнгә калырмын, — ди миңа картым.

— Ярар, — мин әйтәм, — хәзер җыенам да китәм.

Җыена башлагач карасам, битлегебез таралып төшкән. Менә сиңа мә. Икенче ел киябез бит. Нишләргә инде?

— Поликлиникада бирерләр әле, — ди картым. Бардым инде, поликлиникага ышанып. Анда керүем булды, ишек төбендә туктаттылар: 

— Әби, кая битлексез керәсең?

— Ник, сездә бирмиләрмени аны? Бахилы дигән нәрсәне бирәсез бит.

— Сезгә барысын да бирә башласаң, йә чыкмассыз моннан. Якында гына даруханә бар, шуннан сатып алыгыз.

Киттем абына-сөртенә даруханәгә. Ишеген ачсам, миңа: 

— Әби, кая керәсең битлексез? Битлексез керү тыела!

— Соң, — мин әйтәм, — шул битлек сатып алырга килдем бит инде!

— Битлек сатып алыр өчен дә битлектән керергә кирәк!

— Битлегем булса, сорар идемме мин сездән?

Кире әйләнеп өйгә кайтырга туры килде.

— Ничек, кадаттыңмы вакцинаны, — ди картым.

— Юк, булмады. Кертмәделәр.

— Ничек? Үзләре чакырдылар бит.

— Чакыру белән генә булмый икән шул. Даруханәгә кереп алмакчы идем, анда да кертмәделәр. Шуңа күрә кире әйләнеп кайттым.

— Карчык, хәзер нишлибез соң инде?

Шунда минем башыма бер уй килде: 

— Карале, безнең бит үлемтеккә дигән марля ята түгелме?

— Нишләтмәкче буласың аны? — дип, картым аптырап калды.

— Нишләтмәкчеме? Ә менә хәзер күрерсең, — дидем дә, борынгы сандыгыбыздан шул марляны чыгардым. Аннары аны кисәкләргә бүлеп, як-якларыннан баулар тегеп, битлек ясадым. Күп битлек килеп чыкты.

— Әй, уңган да инде син карчыгым! — дип мактап куйды мине картым. — Болай булгач, без тагын икәүләшеп йөри алабыз бит урамда. Ничек элек башыңа килмәгән ул уй?

— Менә, килеп терәлгәч, җае табылды.

— Тик менә икенче уй борчый мине хәзер…

— Нинди?

— Без бит аны үлемтеккә дип алып куйган идек.

— Ул безгә хәзер кирәк булыр диеп уйлыйсыңмы? Вакцина ясаткач!.. Яшиселәр бар әле!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100