Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемия башланганнан бирле бер тапкыр да ковид белән авырмаган кешеләргә нишләргә?

Башкортстан табибы вакцинация узуның файдасы турында аңлатты.

news_top_970_100
Пандемия башланганнан бирле бер тапкыр да ковид белән авырмаган кешеләргә нишләргә?
Владимир Васильев

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле бер тапкыр да ковид белән авырмаган кешеләр бар. Алар нишләргә тиеш — прививка ясатыргамы, әллә иммунитетка ышанып торыргамы? Башкортстанның Зубово инфекцион үзәгенең медицина өлеше буенча баш табиб ярдәмчесе Айгөл Галиева киңәшләрен «Башинформ» хәбәр итте.

«Халык арасында ковид белән очрашмаучы, авырмаучы, стационарга эләкмәүче кешеләр бар. Экспертлар моны кешеләрнең вируска каршы торучанлыгы, яки каты, уртача, җиңел формада яки симптомсыз авыруга генетик сәбәпләре булуы белән аңлата. Ел дәвамында температурасы күтәрелгәнен, йөткергәләвен әйтә алмаган кешеләр тынычлап вакцинация уза ала. Антитәнчекләргә титрлар ачыклау да мәҗбүри түгел. Иң мөһиме — сулыш кысылу, температура булмау, ковидлы авыру белән контакттан соң үзен начар хис итмәү», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе белән авырмадым дип санаучы кешеләрнең үзләрен һәм якыннарын инфекциядән саклау мөмкинлеге бар.

«Вакцинацияне 18 яшькә кадәрге кешеләргә, йөкле хатыннарга, бала имезүчеләргә ясамыйлар. Ләкин без аларны саклый алабыз. Моның өчен алар тирәли „кокон“ ясарга була — туганнар, якыннар вакцинация узарга тиеш. Шулай итеп без кешеләрнең бу категориясенә куркынычны киметәбез», — ди белгеч. 

Айгөл Галиева вакцинациядән соң коронавирус йоктыру куркынычы калуын искәртә. «Авыру йогудан 100 процентка саклап булмый. Ләкин ул ковид-инфекция авыр узудан, катлаулы формалардан, реанимациягә эләгүдән 100 процентка саклый. Вакцинация билгеле бер күләмдә антитәнчек титрлары формалашуга ярдәм итә, алар кеше организмында барлыкка килә. Без күмәк иммунитет булдырырга тиеш», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100